Зәй офыклары

Белгеч киңәше: Товарны сатып алганчы аны куллану үзенчәлекләре турында мәгълүматны өйрәнергә кирәк

Кулланучы тарафыннан мәгълүмат алу хокукы “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Закон белән беркетелгән.

“Сәүдә объектларының  берсеннән кнопкалы кәрәзле телефон сатып алдым. Тик урамда кышкы салкында телефоным сүнә башлады.   Телефонны алган кибеткә мөрәҗәгать иттем, анда аны товардагы җитешсезлекнең сәбәпләрен ачыклау өчен алып калдылар. Сервис үзәге телефонның минус температура булганда куллану өчен билгеләнмәгәнлеген аңлаткан. Бу очрак буенча миңа аңлатма бирсеннәр иде”, - дип мөрәҗәгать итте Мәрьям Хәлиуллина.

Сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама органы белгече Эльвира Милочкина җавап бирә.

-Кулланучы тарафыннан мәгълүмат алу хокукы “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  Закон  белән беркетелгән. Закон нигезендә сатып алучы сатыла торган товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) турында мөһим һәм дөрес мәгълүмат бирүне таләп итәргә хокуклы. Әлеге мәгълүмат сатып-алу килешүләре һәм эшләр башкару (хезмәтләр күрсәтү) турында килешүләр төзегәндә кулланучыларга ачык һәм аңлаешлы итеп җиткерелергә тиеш. Мәгълүмат кулланучыларга товарларга (эшләргә, хезмәт күрсәтүләргә), товарларның аерым төрләре өчен кабул ителгән этикеткаларда, маркировкада яки башка ысул белән кушып бирелә торган техник документларда җиткерелә. Әгәр кулланучыга товар (эш, хезмәт) турында шартнамә төзегәндә мәгълүмат алу мөмкинлеге бирелмәсә, ул сатучыдан (башкаручыдан) шартнамә төзүдән нигезсез рәвештә читләшүгә китерелгән зыянны каплауны, ә әгәр килешү төзелгән булса, аны үтәүдән нигезле срокта баш тартуны һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны һәм башка зыяннарны каплауны таләп итәргә хокуклы.

Әлеге очракта белгечләр киңәше буенча сатып алучы өенә кайткач,  документацияне өйрәнә һәм, чыннан да, анда кәрәзле телефонны +5 градустан югарыда гына куллану турында мәгълүмат җиткерелгән.  Шунлыктан сатып алучылар товарны сатып алган вакытта документация белән танышсыннар иде.  Товарны сатып алганчы аны куллану үзенчәлекләре турында бөтен кирәкле мәгълүматны алырга кирәк.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: