Зәй офыклары

Белгеч киңәшләре: Коронавирусның "омикрон" дигән яңа штаммының беренче билгеләре булганда нишләргә?

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов "омикрон" дигән яңа штамм белән авыруның беренче билгеләре булганда нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде.

Covid-19ның "омикрон" штаммы билгеләре булганда, антибиотиклар белән дәваланырга кирәк түгел. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов сөйләде, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА .

1. Мөстәкыйль симптоматик терапия ОРВИның классик төрен дәвалау кебек бара һәм авыруның хәлен җиңеләйтүгә юнәлдерелгән. Югары температура, баш һәм мускул авыртуы булганда, тәүлегенә 2 литрдан да ким булмаган сыеклык эчәргә, тән температурасын көнгә 3 тапкыр үлчәргә һәм температураны төшерә торган препаратлар кабул итәргә кирәк.

2. Өй аптечкасында сезонлы салкын тию һәм ОРВИ вакытында еш кулланыла торган рецептсыз сатыла торган чаралар булырга тиеш: югары температура булганда – ибупрофен, ацетилсалицил кислотасы; тамак авыртканда  – үләннәр яки хлоргексидин нигезендә ясалган препаратлар; борынның томауын бетерү өчен – борынга салына торган тамчылар, диңгез суы нигезендә борынны юу өчен эретмә; вируска каршы препаратлар – интерферон-альфа, тамчы, спрейлар (гриппферон, генферон лайт һ. б.). Бу препаратлар авыртуны җиңеләйтергә ярдәм итәчәк.

3. Әгәр температура 38°тан артык булса, югары температура 3 көннән артык торса һәм дару препаратлары температураны төшермәсә, һава җитмәү, сулыш алу авыр булса, одышка барлыкка килсә, кичекмәстән, табиб чакыртырга кирәк.

4. Антибиотикларны контрольсез куллану ярамый. Аларны табиб үзе бары тик бактериаль инфекция китереп чыгарган өзлегүләр үсеше очрагында гына билгели. Мондый препаратларны үз белдегең кабул итү файдасыз һәм хәтта куркыныч.

5. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез. ОРВИның беренче билгеләре булганда өйдә калыгыз һәм чирне башка кешеләргә йоктыру куркынычын тудырмагыз. Авырган кешене аерым бүлмәгә изоляцияләү яхшырак, гаиләдә дә элемтәләрне чикләү кирәк. Моның өчен авыруга аерым шәхси гигиена чаралары һәм көнкүреш әйберләре, сөлгеләр, савыт-саба, кием-салым бирергә кирәк. Бүлмәләрне ешрак җилләтергә, су һәм антисептик чаралар кулланып ешрак җыештырырга, ә аралашканда медицина битлеге кияргә, кулларны антисептик белән эшкәртергә кирәк.

Фотолар "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: