Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Бер атнада дүрт зәйле мошенниклар кармагына эләккән

Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, мошенникларга юлыгып, күп кенә акчаларын югалтучы зәйлеләр шактый. Кырыгалдарларның мәкерле алымнарыннан хәбәрдар булып, сак булырга чакырабыз!

Аларның икесенә билгесез кеше шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштырган, зыян күрүчеләр аларга 25000 һәм 103110 сум акчаларын күчергән. Ә икесе белдерүләр сайты аша алданган.
Узган атнада зәйлеләрнең мошенниклардан зыян күрү очраклары янә теркәлгән. Полиция хезмәткәрләре шикле кешеләр белән сөйләшмәскә, банк картасы турындагы мәгълүматларны берәүгә дә әйтмәскә кирәклеге хакында гел искәртеп тора, тик бу ялгышны кабатлаучылар кимеми.
24 ноябрьдә эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче бер хатын-кыз 25000 сум акчасын урлаулары турында хәбәр итә. Әлеге хатын-кыз “Авито” сайтында машина сату турында белдерү күреп, күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтырата. Автомобильне сатучы аңа банк счетына 25000 сум күләмендә алдан түләү кертергә тәкъдим итә. Зыян күрүче акчаны күчергәч, мошенникның телефон номеры җавап бирми башлый.
Районның бер авылында яшәүче 44 яшьлек ханым шулай ук мошенниклар кармагына эләгеп, 95000 сум акчасыннан колак каккан. Аңа таныш булмаган бер кеше шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм мошенникларның аның исеменнән кредит килешүе төзергә маташуы, моны кисәтү өчен банк бүлегендә кредит рәсмиләштерергә кирәклеген әйтә. Шуннан соң зыян күрүче 95000 сумлык кредит рәсмиләштереп, әлеге акчаларны мошенник күрсәткән банк счетына күчерә.
26 ноябрьдә бүлеккә Зәйдә яшәүче бер хатын-кыз билгесез кешенең алдау юлы белән 5000 сум акчасын урлавын хәбәр итә. Әлеге хәбәрне тикшерү барышында зыян күрүчегә шулай ук билгесез берәү шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштыруы, 100000 сумлык кредит рәсмиләштерергә тәкъдим итүе ачыклана. Шул ук вакытта кредит бирүнең иң отышлы шартларын алу өчен беренчел взнос сыйфатында 5000 сум акча кертергә кирәк, дип белдерәләр. Шуннан соң зыян күрүче әлеге сумманы мошенник күрсәткән счетка күчерә.
Зәйдә яшәүче 25 яшьлек ханымнан билгесез кеше алдау юлы белән 103110 сум акчасын урлавы турында хәбәр керә. Әлеге хәбәрне тикшерү барышында зыян күрүченең «Юла» интернет сайтында көчекләр сату турында белдерүне күреп, сатучыга аларны сатып алырга теләве хакында язуы ачыклана. Алга таба мошенник белән язышу барышында зыян күрүче күрсәтелгән банк счетына 103110 сум күчерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев