Зәй офыклары

Бер зәйле наркотик белән тотылган

Зәй шәһәр прокуратурасы хәбәр итүенчә, суд наркотик матдәләр саклаган өчен, шәһәрдә яшәүче бер затка карата хөкем карары чыгарган.

40 яшьлек кеше РФ Җинаять кодексының 228нче маддәсе 1нче өлеше буенча хөкемгә тартылган.
Бер йортта яшәүче якын туганының наркотиклар саклавын полициягә бер ханым хәбәр иткән. Полиция хезмәткәрләре, тиешле адрес буенча килеп, 6,6 грамм наркотик матдә (каннабис (марихуанна) табып алган.
Җинаять эшен тикшерү барышында да, суд утырышында да хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган.
Суд аңа карата 1 елда 6 айга төзәтү эшләренә тарту турында хөкем карары чыгара. Моннан тыш аның кеременнән ай саен 10 процент күләмендә средстволар дәүләт файдасына тотып калыначак.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: