Зәй офыклары

Без - 41нче ел балалары

Югары Пәнәче авылының сугыш чоры балалары шул авыр еллар хатирәләре белән уртаклаша.

Ватаныбызны фашист илбасарларыннан коткару өчен безнең   Югары Пәнәче авылыннан да сөлектәй 144 ир-егет сугышка китә. Шулардан 88е сугыш кырыннан туган якларга әйләнеп кайтмый. Авылда тол хатыннар, йөзгә якын ятим бала кала.
Сугыш һәм балалар... Аларның балачаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Алар ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз очрашканнар. Тез буыннары  ныгымаган, ач-ялангач 10-14 яшьлек  балаларга көтү дә көтәргә, урман кисәргә, ат, үгез җигеп  җир сукаларга да, фермада эшләргә  дә туры килгән. 
Сугыш аларның балачагын гына түгел, ә иң якын кешеләрен дә тартып алган. Күбесе әтиләренең йөз-кыяфәтен юньләп хәтерләмиләр яки гел белмиләр. Әтиле балаларга кызыгып, әти кешене бер күрергә, аның көчле кулын тоярга хыялланып үткән балачак...   
Авылыбызда шул елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буын вәкилләре көннән-көн азаеп бара.  Вакыт яраларны төзәтә, диләр. Ә аларның яралары нигәдер төзәлми…
Җәмил абый Шакиров (1938 елда туган) истәлекләре: “Әти авылда оста тимерче булган. Шуның өчен аны сугышка 1942 елда гына алганнар, ләкин шул ук елны үлгән хәбәре дә килгән. Сагынганда карарга бер генә фотосы да калмаган ичмасам. Әти юклык мәктәптә укыган чорларда бик нык сиздерде. Кемнең аталары исән, алар озын тәнәфестә өйләренә кайтып ашыйлар, ашарга тыкмыйлар, әни миңа мәктәптә ашарсың дип бәрәңге тыга иде, мин аны барганда ук ашап бетереп, аннан көне буе ач йөри идем. Беренче тапкыр чын икмәкне туйганчы 18 яшьләр тирәсендә генә Алтай өлкәсенә эшкә баргач ашадым. Ул шулхәтле тәмле иде, аның тәмен әле дә хәтерлим.” 
Илдус абый Хөсәеновның (1941 елгы) балачак хатирәләре: “1943 елда әтинең хәбәрсез югалуы турында кара кәгазь килгән. Үлгән дигән хәбәре булмагач, бәлки исәндер, кайтыр дип ышанып көттек.  Бервакыт тауда чана шуганда (атасыз балаларның чаналары да юк әле), бер баланың атасы безнең янга  килеп, баласын  кочаклап алды, аннан бергә  кайтып киттеләр. Минем шулчак күземнән яшьләр атылып чыкты. Минем  өстә юньле кием дә юк, чалбарымның тезләре ертык. Өйгә йөгереп кайттым да әнидән елый-елый: “Әни, менә шулар, шуларның аталары урамда йөри, уеннан да килеп ала, безнең әти кайчан кайта соң?!”- дип сорагач, әни: “Улым, безнең дә атабыз кайтыр әле, аларны барысын да бергә җибәрмиләр бит, кайтыр, бездә бәхетле булырбыз әле атагыз кайткач”,- диде. Кайтыр дип өметләнеп бик озак көттек, әмма...
 Мәрьям апа Рәхимованың (1940 елда туган) балачак истәлекләре: “Әти сугышка киткәндә яшь ярымлык бала булып калганмын. Әни көне буе эштә, безне күрше Җиһанша бабай үстерде. Ашарга ризык юк, нәрсә таба алсак, шуны ашадык. Фронтка  җибәрер өчен бәрәңге киптерәләр иде. Ач булгач, бәрәңге көйсә генә ярар иде дип теләп тора идек, көйгәннәрен безгә бирәләр иде. Ул вакытта самолетлар сирәк оча, самолет күрсәк: “Әтине алып кайт, әтине алып кайт!” – дип, самолет артыннан елый-елый кычкырып йөгерә идек”.
Нәкыя апа Хәйретдинова (1933 елгы) сөйли: “Әтине сугышка  мин беренче сыйныфта дүртенче көнемне укыганда алдылар. Колхозда эшләргә ирләр, җигәргә атлар җитмәгәч, әни белән савым сыерыбызны ат урынына җигеп, басуны тырмаладык. Җиденче сыйныфны бетергәч тә,  берничә ел рәттән   кышкылыкка әрдәнә кисәргә Пермь ягына  җибәрделәр”.
Хатыйп абый Шакировның (1939) хатирәләре: “Җәй көне әниләрне күрми дә идек: без йокыдан торганда алар эшкә киткән, без йокларга ятканда эштән кайтмаган булалар иде. Иртән торгач, үзебез кебек ятим балалар белән кыр казлары кебек тезелешеп, капчык асып, басуга үлән, үлән тамырлары, черек бәрәңге  җыярга чыгып китә идек. Шулай үз-үзебезне туендырдык”.
Безнең буынга мондый дәһшәтле көннәрне күрергә язмасын. Бүгенге матур, тыныч тормышның кадерен белеп яшик! 
Дамирә Шәрифуллина.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: