Зәй офыклары

“Безнең ишегалды” программасы: быел җәй Зәй ишегалларында нинди үзгәрешләр булачак?

Быел Зәй районында “Безнең ишегалды” президент программасы буенча 53 ишегалды территориясе төзекләндерелә.

Бүгенге көндә ишегалды территорияләрен төзекләндерү эшләренең иң кызган чагы, 36 ишегалдында эшләр тәмамланган диярлек. Эшләрнең үтәлеше һәм сыйфаты район җитәкчелеге контролендә тора. Район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев ишегалларын карау барышында әлеге программада мөһим роль уйнаучы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашып аралаша.
- «Безнең ишегалды» программасы барыннан да элек халыкка уңайлылык тудыруга юнәлтелгән. Кешеләрнең үз ишегалларына чыгып, матур ишегалдына сөенүләре, уңайлы эскәмияләрдә утырулары, балаларның заманча мәйданчыкларда уйнаулары мөһим. Асылда шул рәвешле халыкның тормыш сыйфаты күтәрелә һәм безнең алда киләчәктә шәһәребездәге барлык күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү бурычы тора, - ди Эмиль Галеев.
Эмиль Эдуардович зәйлеләрнең башта үз ишегалларындагы үзгәрешләргә сагаеп каравын билгели. Башлангыч этапта алар техниканың ишегалдына керүен, казу эшләре, бордюраларны алып, иске асфальтның өслеген кисә башлавын күрәләр. Әмма соңыннан, яңа тротуарлар салынгач, юллар киңәеп, яңа парковка урыннары, өстәмә яктырткычлар, балалар өчен уен зоналары һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килгәч, халык үз ишегалларындагы үзгәрешләрдән канәгать була.
«Безнең ишегалды» программасы - уникаль һәм архитекторлар һәр ишегалдының логистикасы, функциональлеге, ишегалды халыкны үзенә тартып тору урынына әйләнсен өчен тырыша.


- Эмиль Эдуардович, ишегаллары нинди принцип буенча сайлана?
- Әле күптән түгел генә юллары төзекләндерелгән ишегаллары бар. Аларның гарантия срогы бар, шуңа күрә без хәзер программаны гамәлгә ашыру өчен бу ишегалдына керә алмыйбыз. Проектлаганда без кайсы ишегалларының гарантиядән алынуын тикшерәбез һәм анда төзекләндерү эшләрен башкарырга керешә алабыз.
- Районда әлеге программаны тормышка ашыру барышында ишегалларында барлыкка килгән яңалыклар турында әйтеп китегез әле...
- Мин безнең барлык ишегалларын велосипед юллары белән бәйләргә омтылуыбызны яңалык дип саныйм. Узган ел 35нче бистәдә без моңа ирештек. Быел да без бу концепцияне саклап калырга тырышабыз.
- Балалар зонасына уен элементлары ничек сайлап алына?
- Бу әлеге йортта яшәүче балаларның яшенә бәйле. Ишегалды зур һәм төрле яшьтәге балалар күп булса, балалар мәйданчыгы кечкенә балалар һәм яшүсмерләр өчен зонага бүленә. Күргәнегезчә, ишегалларында беркайчан да Зәйдә булмаган элементлар пәйда булды. Әйтик, таган-оялар (качели-гнезды) башта Ринат Фәрдиев исемендәге паркта гына бар иде, ә хәзер алар ишегалларына да куела. Шулай ук ишегалларында барлыкка килгән балалар өчен канат юлларын да яңалык дип атарга була. Моннан тыш, балалар мәйданчыкларында күпфункцияле спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк, анда волейбол һәм башка уеннар уйнарга мөмкин булачак. Проектта ишегалды территорияләрендә төрле уен элементларын булдыру уйланылган. Нәтиҗәдә бер ишегалды балалары башка ишегалдында үзләрендә булмаган уен элементларын таба ала. Шулай итеп, ишегаллары арасында дустанә мөнәсәбәтләр барлыкка килә.
- Ишегалды территорияләрен төзекләндерүдә халыкның роле нинди?
- Монда халык турыдан-туры катнашучы. Ишегаллары халык ихтыяҗыннан чыгып төзекләндерелә. Биредә яшәүчеләр эшләрнең үтәлешен күзәтәләр һәм үз тәкъдимнәрен кертәләр. Әлбәттә, аларның барысы да үтәлми. Әйтик, ишегалларында җәяүлеләр утраулары (пешеходные островки) барлыкка килде, алар юлның машиналар йөрү өлешен чыга һәм кайбер машина йөртүчеләргә бу ошамый. Машина йөртүчеләр фикеренчә, бу бер парковка урынын ала, шул ук вакытта ул балаларның куркынычсызлыгы бит, ә бу бик мөһим. Әлеге яңалык аркасында бала уен мәйданчыгыннан җәяүлеләр юлы буенча китә һәм машина йөртүче дә аны күрә ала. Ә элек ничек иде? Балалар юлга теләсә кайдан чыктылар. Сүз уңаеннан, балалар турында сөйләгәндә, аларның да үз өлешләрен кертүләрен әйтеп үтәсем килә. Программа кысаларында балалар Җиңү проспекты 1/07 йорт ишегалдында хуҗалык бинасын төрле буяулар белән бизи алачаклар. Балалар төзекләндерү эшләрендә катнашып, бергәләп булдырганның кадерен беләчәкләр.
- Ишегалларын яктырту мәсьәләсе ничек хәл ителә?
- Без югары катларда яшәүчеләрдән урам фонарьларының фатирларын бик якты яктыртуы турында шикаятьләр алдык. Алар хәтта төнлә дә фатирыбызда көндезен кебек якты дип белдерделәр. Хәзер урам фонарьлары ишегалды территориясен генә яктырта һәм бу бик уңайлы.
- Төзекләндерелгән ишегалларын карап тотуда кем җаваплы?
- Ишегалды территорияләрен карап тоту белән торак милекчеләре ширкәтләре һәм идарәче компанияләр шөгыльләнә. Алар ишегалларындагы комның чисталыгы өчен җаваплы, конструкцияләрнең бөтенлеген күзәтә. Халыкны да үз ишегалларында булдырылган матурлыкны һәм уңайлылыкны бәяләргә һәм сакларга чакырасы килә.
Узган ел без 32 ишегалдын төзекләндерүне планлаштырган идек. Безнең коллегалар - Татарстан шәһәрләрне үстерү институты фондыннан программаны гамәлгә ашыру сыйфатын һәм барлык эшләрне дә билгеләнгән срокларда төгәлләвебезне бәяләделәр. Эшебезне югары бәяләү нәтиҗәсендә безгә өстәмә ишегаллары бүлеп бирелде. Яңа күләмнәргә дәгъва итү өчен программа кысаларында төзекләндерү эшләрен озакка сузмыйча, югары сыйфатлы итеп башкарып чыгасы иде. Хәзерге вакытта тавыш бирү юлы белән «Безнең ишегалды» программасы кысаларында төзекләндереләчәк 5 ишегалды билгеләнде.

Айгөл Яруллина фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: