Зәй офыклары

Безнең сораштыру: Бала тормышында ата роле нинди?

Бүген – Әтиләр көне.

Россиядә Әтиләр  көнен октябрьнең өченче якшәмбесендә бәйрәм итәләр, тиешле указга Россия Президенты 2021 елның 4 октябрендә кул куйды. Шуңа күрә быел Россия әтиләре үзләренең рәсми көнен беренче тапкыр билгеләп үтә, Әтиләр көне 17 октябрьгә туры килә.

Әлеге бәйрәм уңаеннан без укучыларыбыз арасында сораштыру үткәрдек. Бала тормышында ата нинди роль уйный? Укучыларыбыз җавапларын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Алсу Шәһәбиева:

Әти - һәр кеше тормышында мөһим, алыштыргысыз һәм иң кирәкле кеше икәнлеген елдан-ел яхшырак аңлыйсың икән. Ата - ул гаилә нигезен тотучы, әти энергиясе һәм көче белән башкаларга терәк булып тора. Әтием арабыздан киткәч мин моңы тагын да ныграк аңладым. Аннан башка дөнья буш, күңел ялгыз калды. Әтиләрегезне саклагыз. Ата кеше ул аз сүзле була, әмма ул барыбер балаларын, гаиләсен бик нык ярата һәм күңеле белән һәрвакыт якыннары янында кала.  

Александр Исаков:

Элек  кечкенәдән малайлар әтисе белән барлык эшләрдә - урманда, басуда, хуҗалыкта беренче булышчы булган. Малайлар яшьли әтисен күреп үсеп, алдагы тормышта үзләрен дә әтиләре кебек тоткан, алар үз-үзеңне тоту моделен әтисеннән карап кабатлаган. Баланың холкы кечкенәдән ирләрчә формалашкан, ул  тәртип, дисциплина, җаваплылыкка өйрәнгән. Шундый гыйбарә бар: үзеңне тәрбиялә, ә бала - үзе сине кабатлар. Шуңа күрә әтинең бала тормышындагы роле иң мөһим, дип саныйм. Кызганыч, соңгы арада әтиләре исән-сау булып та балаларның әтисез үсүе, әни тәрбиясе генә алуы күзәтелә. Чын ир-атны ир-ат кына тәрбияли ала, дип уйлыйм.

Лилия Әхмәтҗанова:

Гаиләдә әти кешенең роле бик зур. Безнең гаиләдә баш кеше - әтиебез, аның сүзе закон, ул балалар өчен иң зур авторитет.

Алсу Зыятдинова:

Әтинең бала тормышында роле бик зур, бигрәк тә кызлар өчен. Әтисе янында бала үзен ышанычлы һәм якланган итеп хис итә, чөнки ир-ат ул физик яктан көчле һәм эмоциональ яктан тотрыклы. Игътибарлы әтисе булган бала бәхетле булып үсә һәм аңа тормыка яраклашу җиңелрәк була.

Айрат Габделхаков:

Һәр бала аны яратуга, тәрбияләүгә һәм әти-әнисенең  аңлавына мохтаҗ. Ир - атлар һәм хатын-кызлар моны төрлечә башкара, чөнки гаиләдә әти һәм әнинең роле вазыйфаларны башкаруда гына түгел, ә бәлки кечкенә кешенең шәхесе үсешенә йогынты ясавында да аерыла. Гадәттә, әнисе баланы яшәргә өйрәтә, ул аны бары тик булган өчен ярата, ә әтисе аңа дөньяга чыгарга ярдәм итә: ул эмоциональ бәйләнешләре өчен «җаваплы», ул – эмоциональ бәйсезлек өчен. Ягъни улының яки кызының алга таба социаль уңышы нәкъ менә әти позициясеннән тора: ир-ат тышкы дөнья белән бәйләнешне, активлык, җаваплылык һәм максатчанлыкны гәүдәләндерә. Кечкенә балалар әтиләре белән мактанырга ярата бит. Мәсәлән, “Ә минем әти барлык бандитларны җиңә ала”, ”Минем әти иң көчле”, “Минем әти диңгезне йөзеп чыга ала”. Ата кеше балага үзен якланган итеп тоярга ярдәм итә.

Фотода - Зәйдән Виктория, Дмитрий һәм Егор Потаповлар әтиләре Сергей белән.

Фото Потаповларның шәхси архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: