Зәй офыклары

Безнең сораштыру: Халык санын алуга карашыгыз нинди?

Җанисәпнең максаты - Россиядә кем һәм ничек яшәве, халыкның яшәү шартлары, белем дәрәҗәсе, телләр, милләт, гаилә хәле турында тулы мәгълүмат туплау.

15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык санын алу уза, ул 2020 елда ук узарга тиеш иде, ләкин пандемия аркасында өч тапкыр күчерелде. Беренче тапкыр исәпкә алу цифрлы форматта  оештырыла, җаваплар шунда ук электрон рәвештә кертелә. Шулай ук респондент сайлавы буенча исәпкә алуны офлайн яки онлайн форматта үтәргә мөмкин.

Җанисәпнең максаты - Россиядә кем һәм ничек яшәве, халыкның  яшәү шартлары, белем дәрәҗәсе, телләр, милләт, гаилә хәле турында тулы мәгълүмат туплау. Ил халкы турында төп мәгълүмат ЗАГС, Эчке эшләр министрлыгы һәм башка ведомстволар базаларында бар, ләкин халык санын алу мәсьәләләрнең киң даирәсен үз эченә алган тулы һәм бәйсез чыганак булып санала. Халык санын алуга карашыгыз нинди, ул ни өчен мөһим, дигән сораулар белән зәйлеләрнең фикерләрен белештек.

Гөлшат Хуҗакулова:

- Халык санын алуны кирәк дип саныйм. Илдә күпме халык, нинди милләтләр яшәвен барлау – дөрес гамәл. Инде милләтебезгә килгәндә, минем иремнең әтисе – үзбәк, әнисе - татар. Ирем Мирзохид барлык документларда да үзбәк дип язылган. Мин – татар. Безнең өч улыбыз бар. Аларны без барысын да татар дип яздырачакбыз, чөнки алар Татарстанда туды, шушында татар тәрбиясе алып үсәләр. Алдагы халык санын алуда да без балаларны татар дип яздырдык. Бу юлы да шулай булачак. Бу мәсьәләдә безнең ирем белән бер нинди каршылыклар юк.

Николай Токранов:

- Халык санын алуны кирәк дип саныйм. Татарстанда татарларның саны үземне дә бик кызыксындыра. Мин үзем - татар, тормыш иптәшем Вера да татар. Шулай булгач, балаларымны да татар дип яздырам.

Кадрия Атнюкова:

- Халык санын исәпкә алу төбәкләр буенча кешеләр санын белү өчен кирәк  дип саныйм. Үзем кайчакта интернетта теге яки бу шәһәрдә күпме халык яши икән дип кызыксынып карыйм. Мин - татар. Шулай дип язылам да. Әти-әнием, сеңлем, энеләрем дә шулай язылачак. Ә балалар турында әйтә алмыйм, алар үзләре хәл итә.

Эльвира Бәширова:

- Халык санын алуны халыкның кимүен яки артуын белү өчен кирәк  дип саныйм. Мин үземне татар дип яздырам. Башкортстанда яшәүче әнием дә һәрвакыт үзен татар дип яза, ике улымны шулай ук татар дип язачакмын.

Венера Тихонова:

- Халык санын исәпләүне мөһим эш дип саныйм. Халык санын алу анкеталары аноним — исем-фамилияләр күрсәтелми. Моннан тыш, барлык битләр дә сораштырылучылар сүзләреннән тутырыла һәм документаль раслауны таләп итми. Керем күләме турында да сораулар юк. Мин үзем татар дип язылам, безнең балалар да татар дип язылачак.

Николай Шамионов:

- Мин 1979 елдагы халык санын алу кампаниясендә районның иң зур авылы Сәвәләйдә сан алучы буларак катнаштым. Ул елда да халык санын алуда кулланышка яңа технологияләр керә башлады. Сан алу тарихында беренче мәртәбә исәпкә алу кәгазьләрен тутыруда шакмакларга карандаш белән тамга ясау ысулы кулланылды. Алга таба аларны электрон исәпләү машинкалары аша үткәреп, ил буенча гомуми мәгълүмат тупланды.
Хуҗалыктан - хуҗалыкка, йорттан йортка йөреп, һәр кеше турында мәгълүмат җыйдык. Хәзер дә хәтеремдә, ул елны Сәвәләй авылында бер мең кеше исәпләнә иде. Әлбәттә, бу эшкә үтә җаваплы карадык, һәр кеше турында дөрес, төгәл мәгълүмат алдык. Минем хезмәт кенәгәмдә әлеге эшне уңышлы башакарган өчен оештыручылар тарафыннан язылган Рәхмәт сүзе саклана.
Шунысын әйтәсе килә, сан алучы хезмәте җиңелдән түгел. Бу чорда әллә нинди кешеләр белән очрашырга туры килә. Кемнәрдер сорауларга теләп, җиңел генә җавап бирсә, икенчеләре мәгълүмат бирергә ашыгып тормый. Бик агрессив кешеләр белән дә очрашырга туры килә. Шуңа күрә сан алучыларга карата әдәплелек күрсәтсәк иде. Чөнки алар үзләре өчен түгел, безнең барыбыз өчен тырышалар, илебез җитәкчелеге куйган бурычны үтиләр.

Фотода - Зәйдә яшәүче Вера һәм Николай Токрановлар кызлары Дарья һәм Арина белән.

Фото Токрановларның шәхси архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: