Зәй офыклары

Безнең сораштыру: Мошенниклык корбаны булганың бармы?

Мошенниклык гамәлләре турында даими искәртеп торуга карамастан, Зәйдә кырыгалдарлар кармагына эләгүчеләр саны кимеми.

Зәй районы эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүенчә, атна саен диярлек алдау юлы белән  күпмедер күләмдә акчасыннан колак кагучылар булып тора. Арабызда  мошенниклар белән очрашмаган кешеләр сирәктер...

Бу турыда без зәйлеләр фикере белән кызыксындык.

 

Фәрит Хәернасов:

 

-Мошенниклар тозагына эләккәнем булды. Бервакыт “Авито” сайтына әйбер сату турында  белдерү  урнаштырган идем. Миңа шалтыратып, банк картасы счетына акча күчерәбез, аның номерын әйт, диделәр. Сатып алучы табылган дип, сөендем. Бер дә уйламыйча карта номерын әйттем. Акча килү түгел, картадагы барлык булган суммадан колак кактым.

 

Фидаил Шәйхетдинов:

 

-Төшке аш вакытында, инстаграмм аккаунтын актарып ятканда, бер рекламага тап булдым. Анда арзан гына бәядән хатын-кыз бүреге тәкъдим итәләр иде. Заказ бирүе дә җиңел генә икән. Төймәгә басып, заказ бирәсең һәм  телефон номерын гына калдырасың. Шулай эшләдем дә. Ярты сәгать вакыт үтүгә минем телефонга бер  ханым шалтыратып, минем заказны кабул итте. Ике бүрек алыгыз, шулай эшләгәндә бәясе түбәнрәк була дип тәкъдим итте. Ул әйткән телефон номеры буенча мин акча күчерергә тиеш идем. Ләкин мин почта аша ышанычлырак була диеп, аның тәкъдименнән баш тартып, почта аша алырга булдым бүрекне. Янәсе почта аша алданмыйм дип уйладым. Ике атна вакыт үтүгә, телефон шалтырады. Сез бүреккә заказ биргәнсез икән, почта бүлегеннән барып алыгыз,- диде ягымлы гына ир тавышы. Өйгә кайтсам, почта тартмасында, элемтә бүлегенә чакыру ята. Киттем. Өч меңгә якын акчамны түләп, посылканы култык астына кыстырып, эш урынына бардым. Посылка тартмасын ачып карасам...анда - бәйләнгән кечкенә бала бүреге ята. Менә сиңа яхшы мехтан тегелгән бүрек! Тартмамны күтәреп, полиция бүлегенә төшеп китем, чөнки посылка җибәрүченең адресы язылган иде. Миңа гариза яздырдылар. Җинаять эше ачылаячагын әйтеп, өйгә кайтарып җибәрделәр. Ике көннән полиция хезмәткәре килеп, җинаять эше ачылмаячагын әйтте. Беренчедән, посылка тышына язылган адрес та, андагы исем-фамилия дә бары уйлап чыгарылган гына. Икенчедән, юл бәясен исәпләмәгәндә, минем заказ ике мең ярымга тулмый икән! Җинаять эше ачу өчен ике мең ярым акча урлатырга кирәк икән! Менә сиңа мә! Шулай итеп, мошенниклар тозагына мин бик җайлы гына килеп эләктем. Ярый әле, карта номерларын әйтеп, онлайн акча күчермәгәнмен! Бу миңа гомерлек сабак булды.

 

Мария Смирнова:

 

-Мошенниклар даими рәвештә безнең кылларны чиертеп карыйлар. Кәрәзле телефон аша көн саен ниндидер таныш булмаган номерлар шалтырата. Мин андый номерларны хәзер кабул итмим. Ә кемдер алданырга мөмкин. Шундый очрак та булды. Төнлә фатирыбызда телефон шалтырады. Трубканы алуга, мама, я попал в аварию, дип,  ир-ат тавышы белән җавап бирделәр. Мин шалтыратуның безгә кагылмаганлыгын шунда ук аңладым, дөрес шалтыратмыйсыз дип җавап бирдем. Чөнки улыбыз өйдә, икенче бүлмәдә йоклый иде. Ә кемдер, моңа ышанып, сораша башларга мөмкин иде, мошенникларга шул гына кирәк, дип уйлыйм.

 

Айрат Гаделшин:

- Мин 24 ел полициядә эшлим. Көн саен диярлек гади кешеләрнең мошенниклар корбаны булуын күреп торам. Мошенниклар - яхшы психологлар, алар кинәт шалтыратып, кешене шок хәленә куялар һәм,  шул рәвешле,  үзләренә кирәк мәгълүматны алалар, төрле адымнарга этәрәләр. Мошенниклар  гадәттә олы яшьтәгеләргә "һөҗүм" ясый, чөнки олы кеше, беренчедән, еш кына ялгыз була. Ә ялгыз кеше аралашуга мохтаҗ. Кем белән дә булса сөйләшергә кирәк аңа. Мошенниклар моннан уңышлы файдалана. Икенчедән, олы кеше - тиз ышанучан. Совет тәрбиясе алган кеше берничек тә аны алдарлар дип уйламый. Ул үзе намуслы, гадел кеше булгач, башкалар да шундый булырга тиеш дип саный. Күпме генә аңлату алып барсак та, олы кеше барыбер үз фикерендә кала бирә һәм шуңа күрә мошенниклар кармагына эләгә. Без якыннарыбызны, күрше-тирәдәге өлкәннәрне якларга тиеш. Мин, мәсәлән, үземнең әниемә акчасын картада тотарга киңәш итмим. Ул пенсия алган саен аны банкка барып ала. Минем әнием дә - бик тиз ышанучан кеше, аны алдау берни түгел. Мин аңлыйм, бу мошенниклардан саклауның бик примитив ысул, әмма әлегә әнием алдануга дучар булмады. Мин төп-төгәл беләм, әгәр дә әниемнең акчасы картада булса, кем дә булса шалтыратып, шулай-шулай эшләргә кирәк дисә - ул аны эшләячәк һәм акчасыннан колак кагачак.

 

Наталья Васильева:

- Мин тәрбияче булып эшлим. Беркөнне телефоныма минем төркемгә йөрүче бер баланың әнисеннән смс килде. Ул "Наталья Владимировна, мин Сезгә акча җибәрдем", - дип язган. Мин бик аптырап, аңа шалтыраттым, Сез миңа нинди акча җибәрдем дисез, мин аңламадым, дим. Ул: "Сез бит ВКонтактеда  миннән акча сорап яздыгыз, мин җибәрдем", - ди. Мин аптырашта калдым. Мин беркемнән дә акча сорамадым, ләбаса. Баксаң, минем ВКонтакте битемне “ватканнар” икән һәм минем исемнән андагы дусларыма язып, акча сораганнар. Күпләр мошенниклар гамәле икәнлеген аңлаган, ә кайберәүләр алданган. Чын- чынлап, мин алардан акча сораганмын дип ышанганнар һәм берничә кеше күрсәтелгән счетларга акча да күчергән.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: