Зәй офыклары

Безнең сораштыру: Урам этләрен ничек киметергә?

Соңгы вакытта хуҗасыз этләрнең артуыннан зарланучылар ешайды. Хәзерге вакытта авыл халкы да, шәһәр халкы да чамасыз күп үрчегән хуҗасыз этләрдән зыян күрә.

Дүрт аяклы дусларыбыз елына ике мәртәбә 7- 8әр бала китерә. Баласы да бер елдан нәсел калдырырга сәләтле була. Хөкүмәт аларның санын киметү өчен төрле чаралар күреп карый. Әмма әлегә нәтиҗәсе бик сизелми шул. Сезнеңчә, урам этләрен ничек киметергә?

–Айгөл Хәсәнова:

-Мин шәһәрнең 35нче бистәсендә яшим. Безнең йорт шәһәр читендә ук урнашкан. Безнең тирәдә хуҗасыз этләр күбәйде. Алар барысы бергә өрергә тотынса, куркыныч булып китә.  Балалар бит ялгызы гына да йөри.  Эт­ләрне атсыннар димим, әмма алар болай итеп йөрергә дә тиеш түгел бит. Махсус урыннар булдырып, шунда җыеп япсыннар иде. 

Мария Гарәпшина, “Мирный” территориаль-иҗтимагый үзидарәсе рәисе:

-Мин кечкенә чагымнан ук этләрдән куркам.  Чыннан да, соңгы вакытта шәһәрдә хуҗасыз этләр бик күбәйде. Шундый кешеләр дә бар, башта эт алалар, аннан аны урамга чыгарып җибәрәләр. Без Мирный бистәсендә  хуҗасыз этләрне контрольдә тотарга тырышабыз. Эт ошейниклы булса, хуҗасын табарга тырышабыз. Ә инде хуҗасы булмаганнарын шәһәр башкарма комитетына гариза язып, приютларга озатабыз.  Әлбәттә, этләрнең артуы куркыныч хәл.  Минемчә, аларны атарга кирәкми.  

Гөлгенә Хәкимуллина:

-Ху­җа­сыз эт-мә­че­ләр бул­мый. Аны без үзе­без ту­ды­ра­быз. Әти-әни, ба­ла­сы бик со­ра­гач, эт яки пе­си ба­ла­сы ала, тик үсә төш­кәч, алар­ның кы­зы­гы бе­тә, аны тәр­би­я­ләү­нең мә­шә­кать­ле бу­луы ачык­ла­на, һәм эт-мә­че урам­да ка­ла. Алар да - җан ия­се, кем як­ты чы­рай күр­сә­тә, шун­да ия­лә­шә - азык эз­ләп, яшәү өчен кө­рә­шә. Эт, яи­сә мә­че­ләр­не чы­га­рып җи­бәр­гән­че, кая да бул­са ил­теп адаш­тыр­ган­чы, га­зе­та аша игъ­лан би­реп, ях­шы кул­лар­га тап­шы­рыр­га ки­рәк.

Марат Вәлиуллин:

- Кызым белән урамда йөргәндә безнең күз алдында шундый хәл булды: урамда уйнап йөрүче малайга бер эт ташланды. Малайны эттән көчкә аралап алдык.  Бала өчен бик зур травма бу. Әгәр дә алар кешеләргә зыян сала икән, минемчә, йоклату хәерлерәк.

Галина Минеева:

-Кыш көне хуҗасыз этләр саны арта. Иртән балаларны мәктәпкә чыгарып җибәрергә дә куркабыз. Этләр балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә ташланалар. Чүп контейнерлары янына да якын килеп булмый, этләр җыелган була. Элек аларны атып юк итәләр иде. Нишләп соң хәзер бернинди дә чара күрелми икән...

Мария Утяганова:
-Кайберәүләр хуҗасыз этләрне атарга кирәк, бигрәк күбәйделәр, диләр. Үзегез уйлап карагыз, бу бит кансызлык... Ул бичара гөнаһсыз җаннарны ничек атарга була? Хайваннарны бик яратам, шуңа күрә мин аларны атып үтерүгә, йоклатырга каршы. Алар кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ бит. Күп очракта шундый очракка тап булам, этләрен муенчак, борынчыксыз урамга алып чыгучылар бар. Әйләнә-тирәдәгеләр иминлеген тәэмин итү максатыннан эт хуҗалары аларны урамда йөртү кагыйдәләрен үтәсен иде.

Шамил Әхмәтшин:
-Шулай авылда төп йортта кеше калмагач, этебезне кая куйыйк дип бик кайгырдык. Урамга чыгарып җибәреп булмый, кешегә ташлануыннан куркыныч. Көндә кайтып та йөри алмыйбыз этне ашатырга. Ветеринария берләшмәсенә шалтыратып, бу мәсьәләне ничек хәл итәргә була дип киңәштек. Безгә шәһәр башкарма комитетына гариза язарга куштылар. Этебезне приютка алып киттеләр. Күңелебез дә тынычланды.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: