Бүген Казанда Татарстан Республикасының чаңгы узышлары федерациясе үткәргән массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары арасындагы “ИНФОSKI – TATARSTAN" бәйгесенә йомгак ясалды.
Анда “Зәй-информ” журналистлары җиңүләре белән сөендерде.
Зәй телевидениесы коллективы - “Айда на лыжи” номинациясендә, "Зәй офыклары” газетасы корреспонденты Рәзимә Кашапова “О тех, кто на лыжне” номинациясендә дипломнарга лаек булдылар.
Журналистларны "Челтәр компаниясе” генераль директоры Илшат Фәрдиев тәбрикләде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз