Зәй офыклары

Бүген Казанда пандемия чорында кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары турында сөйләшәчәкләр

Республикада гамәлгә ашырыла торган чаралар турында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин җитәкчелегендә һәм эшкуарлар катнашында дискуссион тематик мәйданчык Татарстан эшкуарлары йортында ачылачак.

Экспертлардан шулай ук Татарстан Республикасы бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Фәрит Габделганиев, эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин, «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО директоры Рөстәм Мөхәммәтшин, «Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды» КБК генераль директоры Айдар Салихов, Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе президенты Рафыйк Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин катнашачак.
Очрашуның турыдан-туры трансляциясе Д.А. Медведевның Татарстан Республикасындагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең opriemnaya116 Инстаграм-аккаунтында һәм ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының YouTube каналында да алып барылачак. Туры эфир 13.00 сәгатьтә башлана.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: