Зәй офыклары

Бүген тагын бер зәйлегә COVID-19 диагнозы куелган

Республикада коронавирусның яңа 50 очрагы теркәлгән.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 50 яңа  очрагы теркәлгән, берсе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 16 кеше хастаханәләргә салынган, 34 кеше өйдә дәвалана.

Казанда – уналты, Чаллыда – унике кешегә коронавирус диагнозы куелган. Алексеевск, Түбән Кама, Нурлат  районнарында – өчәр, Әлмәт, Алабугада – икешәр, Әгерҗе, Аксубай, Югары Ослан, Зәй, Яшел Үзән, Мөслим, Тәтеш, Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.

2 августка  Татарстанда COVID-19ның 24 032 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 21 289 кеше терелде, шул исәптән 6 кеше узган тәүлектә савыккан.

Татарстанда  вакциналаштыру буенча  153 пункт эшли.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Бүгенге көнгә 831 224 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 640 445се –вакцинаның икенче компонентын ясатты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: