Зәй офыклары

Бүген Татарстанда коронавирустан биш хатын-кыз һәм дүрт ир-ат үлгән

Бу турыда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын 9 үлем очрагы расланган. Бу юлы 1950, 1957, 1961, 1970, 1929 елгы биш хатын-кыз һәм 1954, 1957, 1962, 1951 елгы дүрт ир-ат вирус корбаны булган.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

-Туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашабыз, - диелә министрлык хәбәрендә.

26 октябрьгә республикада 948  үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: