Зәй офыклары

Бигеш җирлеген булдыклылар бизи

Зәй районы Бигеш авыл җирлегендә узган халык җыенында да әнә шундый мөхтәрәм затлар башкарган эшләр мул алкышларга күмелде.

Һәр авылны уңган, туган төбәге өчен  җан атып торучы кешеләр бизи. Бигеш авыл җирлегендә узган халык җыенында да әнә шундый мөхтәрәм затлар башкарган эшләр мул алкышларга күмелде.

- Карман авылында “Экология» программасы нигезендә Садыйк чишмәсе төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 300 мең сум акча  бирелде һәм үзебезнең депутатыбыз  Олег Герасимов  ярдәме белән якынча 600 мең сумлык эш эшләнде. Моңа өстәп аның ярдәме белән Югары Лоҗы авылында 800 метрда су линиясы сузылды, 1 янгын гидранты куелды, 100 метр юлгаарада таш түшәлде. Шулай ук балалар мәйданчыгы урнаштырылды. Бигеш авыл мәчетендә хәйрия ярдәме күрсәтүчебез Раил Хәйруллин булышлыгы белән бик күп эшләр башкарылды. Эшләрнең күбесен авылыбыз хәзрәте Илгиз Ибәтуллин  үз көче белән башкара. Олегка, Раил абыйга һәм  Илгиз хәзрәткә Бигеш авыл халкы исеменнән бик зур рәхмәтемне белдерәм, - дип ассызыклады бу уңайдан үз чыгышында авыл җирлеге башлыгы  Илгиз Вәлиев.

Аның сүзләрен куәтләп,  район башлыгы Разиф Кәримов авыл җирлекләрендә үз төбәгенең төзеклеге өчен җан атучыларга махсус республика программасы булуын искәртте. Нәрсәне дә булса төзекләндерү идеясе белән чыгучыларга өстәмә акча юнәлтү мөмкинлеге булуын белдерде.

- Без мондый тырыш кешеләргә эшнең күпмедер процентын башкаруга, чыгымнарын күтәрүгә алынучыларга район бюджетыннан да кушылырга әзер. Рәхмәт үз җирлегегез өчен кайгыртып яшәвегезгә, - диде район башлыгы.

 Бигеш  җирлеге  Бигеш, Кәрәкәс, Карман, Түбән Лоҗы, Югары Лоҗы, Байрак авылларын берләштерә. Биредә 738 хуҗалык исәпләнә, шуларның  5се - крестьян-фермер хуҗалыгы. Җирлектә 10 кеше үзмәшгүльлек белән шөгыльләнә. Алар йорт җиһазлары  җыю, тортлар пешерү, чәчәк үсентеләре үстерү һәм йортлар төзү эшләре белән мәшгуль икән.

Кеше өчен иң зур байлык - сәламәтлек. Авыл җирлегендә  1 амбулатория һәм 4 ФАП эшли. Әлеге җирлектә озак еллар тырыш хезмәт куючы Бигеш амбулаториясе җитәкчесе Валентин  Московка халык рәхмәтле. Пандемия шартларында аңа һәм аның коллективына аеруча җылы хисләрен белдерәләр. 

 Бигеш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре дә активлыклары белән аерылып торалар. “Зәй әбисе” КВН командасы  район күләмендә генә түгел,  инде республикада зур казаныш яулады. Алар  ике сезон республика “Әйдә, шаяРТ” телевизион тапшыруында катнашып,  шаяннар һәм тапкырлар клубында  финалга уздылар.

Җирлек халкының тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту уңаеннан җирле бюджет хисабына Карман авылында 150 метр арада  су линиясе төзекләндерелгән. Бигеш авылында   экономияле 25 фонарь куелган һәм 350 метр сип-кабель сузылган.

Югары Лоҗы авылында  “Чиста су” федераль максатчан программасы кысасында су линиясе үткәрелгән, су башнясы куелган һәм скважина казылган.         

 Үзара салым акчасына башкарылган эшләр дә шактый. Бигеш авылында

балалар уен мәйданчыклары Гагарин урамына һәм   Сабантуй үткәрү урыны янына урнаштырылган, 2 һәйкәл төзекләндерелгән. Кәрәкәстә  күпер төзекләндерелгән, янгын гидранты урнаштырылган, мәгълүмат стенды ясалган. Түбән Лоҗыда чишмә территориясе төзекләндерелеп, Югары Лоҗыда балалар мәйданчыгы булдырылган. Карманда  чишмә һәм парк зонасы территорияләрен төзекләндерү эше башкарылган.

 

2022 елда эшләнәсе эшләр:

 

Бигештә:

- юлга асфальт салу (Садовая һәм Гагарин урамы)

 

Югары Лоҗыда:

- 350 метрда суүткәргечне алыштыру, юлларны карау

 

Карманда:

- парк  территориясен төзекләндерү

 

Кәрәкәстә:

- үзәк урамда юлларны төзекләндерү

- балалар мәйданчыгы булдыру

 

Түбән Лоҗыда:

- зират өчен җиһазлар сатып алу

- үзәк урамда юлларны төзекләндерү.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: