Зәй офыклары

Билгесез кеше Зәйдә яшәүче хатын-кызның картасыннан 5000 сум акчасын урлаган

Полиция хезмәткәрләре шикле кешеләр белән сөйләшмәскә, банк картасы турындагы мәгълүматларны берәүгә дә әйтмәскә кирәклеге хакында гел искәртеп тора, тик бу ялгышны кабатлаучылар кимеми.

26 ноябрьдә эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче бер хатын-кыз билгесез кешенең алдау юлы белән 5000 сум акчасын урлавын хәбәр итә. Әлеге хәбәрне тикшерү барышында зыян күрүчегә шулай ук билгесез берәү шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштырып,  100000 сумлык кредит рәсмиләштерергә тәкъдим итүе ачыклана. Шул ук вакытта кредит бирүнең иң отышлы шартларын  алу өчен беренчел взнос сыйфатында 5000 сум акча кертергә кирәк, дип белдерәләр. Шуннан соң зыян күрүче әлеге сумманы мошенник күрсәткән счетка күчерә.

Мошенниклык очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: