Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 367 кеше йоктырган.
Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 367 яңа очрагы теркәлгән, җидесе – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 37 кеше хастаханәгә салынган, 330 кеше өйдә дәвалана.
Казанда –213, Чаллыда – 34, Яшел Үзән районында – 14, Чистайда – 13, Тукай районында – 11, Лаеш, Минзәлә районнарында – унар, Югары Ослан районында – 8, Зәй районында – 6, Азнакай, Түбән Кама районнарында - бишәр, Менделеевск, Нурлат, Чимешән районнарында – дүртәр, Биектау, Питрәч, Теләче районнарында – өчәр, Буа, Кама Тамагы, Кукмара, Лениногорск, Ютазы районнарында – икешәр, Аксубай, Актаныш, Балтач, Алабуга, Мамадыш, Мөслим, Саба районнарында - берәр очрак теркәлгән.
26 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның 46 240 очрагы теркәлгән.
Барлыгы бу вакыт эчендә 38 523 кеше терелде.
Бүгенге көнгә республикада 2 371 560 кешегә вакцина ясалган. Шуларның 1 884 142се – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.
Пандемия башыннан үлүчеләрнең саны - 1570 кеше. Тәүлек эчендә расланган 5 үлем очрагы булган. Алар – 1931, 1932, 1962, 1928 елгы хатын-кызлар һәм 1988 елгы ир-ат.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз