Зәй офыклары

Бу тәүлектә өч зәйлегә COVID-19 диагнозы куелган

Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 348 кеше йоктырган.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 348  яңа  очрагы теркәлгән, дүртесе  – читтән кергән, калганнары  -  авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 48  кеше хастаханәгә салынган, 300  кеше өйдә дәвалана.

Казанда –204, Чаллыда – 45, Яшел Үзән районында – 13, Түбән Кама һәм Чистайда – җидешәр,  Буа, Яңа Чишмә  районнарында – алтышар, Алабуга, Лаеш, Теләче районнарында - бишәр, Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Мамадыш, Менделеевск, Тукай районнарында – дүртәр, Балтач, Зәй, Лениногорск  районнарында – өчәр, Арча, Питрәч, Тәтеш, Ютазы  районнарында – икешәр, Актаныш, Кукмара, Минзәлә, Сарман  районнарында - берәр очрак теркәлгән.

23 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның  45 873 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 38 410  кеше терелде.

Бүгенге көнгә республикада  2 365 430  кешегә вакцина  ясалган. Шуларның  1 884 135е  – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.

Пандемия башыннан үлүчеләрнең саны -  1565 кеше. Тәүлек эчендә расланган - 4 үлем очрагы булган.  Алар – 1940, 1949 елгы хатын-кызлар һәм 1957, 1958 елгы ир-атлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: