Республикада бу тәүлектә COVID-19ны 297 кеше йоктырган.
Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 297 яңа очрагы теркәлгән, унбере – читтән кергән, калганнары - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 40 кеше хастаханәгә салынган, 257 кеше өйдә дәвалана.
Казанда –126, Чаллыда – 46, Яшел Үзән районында – 20, Чистайда – 12, Түбән Кама районында - 8, Нурлат районында – 7, Кукмара, Балык Бистәсе, Тукай районнарында – алтышар, Балтач, Биектау районнарында – бишәр, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Минзәлә районныранда – дүртәр, Азнакай, Лениногорск районында – өчәр, Апас, Арча, Бөгелмә, Кама Тамагы, Мамадыш, Питрәч, Спас, Ютазы районнарында – икешәр, Әгерҗе, Әтнә, Югары Ослан, Мөслим, Саба районнарында - берәр очрак теркәлгән.
24 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның 45 525 очрагы теркәлгән.
Барлыгы бу вакыт эчендә 38 302 кеше терелде.
Бүгенге көнгә республикада 2 357 399 кешегә вакцина ясалган. Шуларның 1 884 121е – вакцинаның икенче компонентын ясаткан.
Пандемия башыннан үлүчеләрнең саны - 1561 кеше. Тәүлек эчендә расланган - 5 үлем очрагы булган. Алар – 1940, 1943, 1957, 1946 елгы хатын-кызлар һәм 1954 елгы ир-ат.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз