Зәй офыклары

Бу тәүлектә тагын бер зәйлегә COVID-19 диагнозы куелган

Республикада коронавирусның яңа 50 очрагы теркәлгән.

Татарстанда бу тәүлектә COVID-19ның 50 яңа  очрагы теркәлгән, барысы да - авыру белән элемтәдә булып йоктыручылар. 11 кеше хастаханәләргә салынган, 39 кеше өйдә дәвалана.

Казанда – 24, Чаллыда – ундүрт кешегә коронавирус диагнозы куелган. Тукай районында – дүрт, Алабуда – ике, Аксубай, Чүпрәле,  Зәй, Минзәлә, Яңа Чишмә, Чистай  районнарында берәр очрак теркәлгән.

5 августка  Татарстанда COVID-19ның 24 181 очрагы теркәлгән.

Барлыгы бу вакыт эчендә 21 427 кеше терелде, шул исәптән 56 кеше узган тәүлектә савыккан.

Татарстанда  вакциналаштыру буенча  153 пункт эшли.

Вакцинациягә язылу өчен биш ысул бар:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша язылу.

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылу.

3. Бердәм 122 номер буенча шалтыратып язылу.

4. Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп язылу .

5. Контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылу.

Бүгенге көнгә 857 070 кешегә вакцина  ясалды. Шуларның 640 587се –вакцинаның икенче компонентын ясатты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: