Зәй офыклары

Быел Зәй туган як тарихын өйрәнү музее 17 627 кешегә хезмәт күрсәткән

Зәй туган як тарихын өйрәнү музее быелның 11 аенда башкарылган эшләр турында статистик мәгълүматларны игълан итте.

2021 ел тәмамланырга санулы көннәр генә калып бара. Узып баручы елга йомгак ясау, яңа елга бурычлар билгеләр вакыт та җитте. Зәй туган як тарихын өйрәнү музее быелның 11 аенда башкарылган эшләр турында статистик мәгълүматларны игълан итте.

-Музейда быел 2 экспозиция даими эшләнде. Алар Зәй шәһәре тарихын чагылдыралар. Ел дәвамында 33 күргәзмә оештырылды, шул исәптән музейның үз фондларыннан - 12, 3се башка фондлардан булды. Музейдан читтә 21 күргәзмә оештырылды. Агымдагы ел башыннан музей 17 627 кешегә хезмәт күрсәтте, шул исәптән музейның үзендә - 7958, музейдан читтә - 9669 кешегә. Барлыгы 301 экскурсия оештырылды, шуларның 133е - музейда, 151е - музейдан тыш. 15 җәяүле экскурсиясе, 2 автобус экскурсиясе үткәрелде. Барлыгы төрле юнәлештәге 90 чара оештырылды, шуларның 45е -музейда, 34е -музейдан читтә, 11е - җәяүле чара. Шулай ук 24 төрле акция һәм 109 фәнни консультация үткәрелде. Музейда булучылар арасында 1344 кеше - үзләре, 4528 кеше экскурсион төркем белән, шул исәптән аларның 1482се -16 яшькә кадәрге балалар, - дип уртаклашты туган як тарихын өйрәнү музее директоры Александар Исаков.

 Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: