Зәй офыклары

Чаллы - Әлмәт трассасында, бензовозга бәрелеп, җиңел машина йөртүче һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Чаллы - Зәй - Әлмәт трассасында булган.

Бүген иртән Чаллы – Әлмәт трассасында Зәй районы Федот авылы янында коточкыч авария булган. Бу хакта ТР буенча дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән "Татар-информ" МА  хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, Hyundai җиңел автомобилен йөртүче юлның  каршы як полосасына чыккан һәм Skania бензовозына бәрелгән, нәтиҗәдә җиңел машина йөк машинасы астында калган. Бәрелүдән автомобиль чәлпәрәмә килгән.

Алынган җәрәхәтләрдән 37 яшьлек җиңел машина йөртүче шунда ук үлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: