Зәй офыклары

Чәчәкләре яшәүгә көч өсти

Югары Мәлем авылы юлыннан узганда матурлыкка күмелгән йорт алдына күпләр игътибар итәдер. Юлаучыларны элекке мәдәният хезмәткәре, ике дистә ел Югары Мәлем мәдәният йорты директоры булып эшләгән Разия Рамазанова яшәгән йорт әнә шулай үзенә җәлеп итеп тора.

Яшеллек, матурлыкка гашыйк ханым йорт алды шулай иртә яздан кара көзгә кадәр шау чәчәктә утыра. Агымдагы елда исә ишегалдындагы чәчәкләр үзгә утыртылган,  чәчәклекләре төстәш итеп урнаштырылган. Разия  ханым матурлык тудыру өчен бөтен осталыгын эшкә җиккән, шуңа да аның йорты, ихатасы һәм бакчасы һәркемне  үзенә җәлеп итеп тора.  Әнә лилия,  берничә төрле гортензия, пион, астра, петуния, катарантус, хоста, розалары көлеп тора. 
-Әле бераз авырып торам, авырган чакларымда чәчәкләрем миңа сихәтлек, яшәүгә  көч өсти, - ди Разыя ханым.
Ят чәчәк –калибрахоа, катарантус чәчәкләре исә күз явын алырлык.
-Соңгы явып узган яңгырлар чәчәкләремне бераз аударды-аударуын. Яңгыр да бик кирәк иде шул, - ди хуҗабикә.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: