Зәй офыклары

Җүңүчеләр арасында Зәй студентлары да бар

Зәй политехник колледжында “Белем, һөнәри осталык, сыйфат: урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә тәрбия бирүнең теоретик һәм практик аспектлары” дип аталган республика фәнни-гамәли конференциясенең финал туры узды.

Конференциядә катнашучылар өч секциягә бүленеп эшләделәр. Алар - “Урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә яшьләр берләшмәләре - көндәшлеккә сәләтле шәхес формалаштыру факторы”, “Иҗади шәхес - һөнәри уңышка ирешү нигезе”, “Сәламәт яшәү рәвеше һәм тирә - як мохиткә сакчыл караш формалаштыру”. Аларда студентлар докладлар һәм тикшеренү эшләре белән чыгыш ясады. Безнең колледждан чарада 6 студент катнашты. Алар сецияләрнең өчесендә дә эшләрен тәкъдим итте.


Һәр секциядә тәкъдим ителгән эшләрне бәяләп, 1,2,3нче урыннарга лаклыларны билгеләделәр. Җиңүчеләр арасында Зәй студентлары да бар. Анна Миронова - I, Андрей Дуболазов һәм Артур Батршин III урынны яулады.
Фотоларда - җиңүчеләрне бүләкләү.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: