Зәй офыклары

Чит ил гражданнарына вакцинация үткәрү тәртибе билгеле

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, чит ил гражданнары өчен вакцинация турында сертификат алу тәртибенә ачыклык кертелде.

Медицина полисы булмаган чит ил гражданнары өчен вакцинация түләүле нигездә үткәрелә. Вакцина ясаганнан соң, медицина учреждениесе пациент турында мәгълүматны яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина үтү турында федераль регистрга кертә.
Вакцинация турында QR-код алу өчен чит ил гражданинына дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк https://www.gosuslugi.ru/
Дәүләт хезмәтләре сайтында чит ил гражданына теркәлү өчен түбәндәгеләрне башкарырга кирәк:
- интернет челтәрендә https://www.gosuslugi.ru/ сайтын эзләп табарга һәм чил ил гражданнары өчен бүлегенә керергә;
- чит ил гражданы документын һәм СНИЛС номерын кулланып теркәлергә;
- шәхесне раслау өчен якындагы күпфункцияле үзәккә барырга кирәк булачак.
Шуннан соң дәүләт хезмәтләре порталында чит ил гражданинының шәхси кабинетында вакцинация турында QR-код алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Иминият таныклыгын (СНИЛС) мөстәкыйль рәсмиләштерү өчен чит ил гражданы вакытлыча яки даими яшәү урыны буенча Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Әлеге эшне башкару өчен шәхесне раслаучы документ һәм аның нотариаль тәрҗемәсе (әгәр документ чит телдә булса) кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: