Зәй офыклары

Дамир Гарифуллин быел Зәйдә “Хезмәт кешесе” исеменә лаек булды

“Зәй” агрофирмасы баш инженеры Дамир Гарифуллинны хезмәттәшләре “аяклы энциклопедия” дип йөртәләр.

Авыл йөзен кешеләр билгели. Авылның төп байлыгы да - аның тырыш, уңган, эчкерсез кешеләре. Андыйлар һәрбер авылда бар. Районыбызның “Зәй” агрофирмасы” ҖЧШндә баш инженер булып эшләүче Дамир Гарифуллин - шундыйларның берсе.

Кадердә туып-үсеп, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул язмышын авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләргә карар кыла, 1981 елда ул Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, инженер белгечлеге ала.

Яшь белгеч хезмәт биографиясен туган җирендә, “Якты йолдыз” колхозында  инженер-технолог  буларак башлый. Шушы тармакта баш инженер булып эшләвенә дә утыз биш ел вакыт үткән. Бүгенге көндә ул районыбызның  техника өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия белгечләрнең берсе. Юкка гына аны 2008 елда “Зәй” агрофирмасы" ҖЧШнең  баш инженеры итеп билгеләмиләр. Яратып, булсынга дип эшли ул эшендә.

 

- Инженер хезмәтенең бурычы - авыл хуҗалыгында кулланыла торган техникаларны сайлау, эш процессында куллану һәм, әлбәттә, аларның төзеклеген тәэмин итү. Соңгы елларда агрофирмага заманча техника шактый кайтты. Комбайннар, тракторлар, башка төр тагылма агрегатлар үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларында яңа технологияләр куллану мөмкинлеге бирә. Алырны тиз арада эшкә җигәргә кирәк һәм ул безнең кулдан килә. Шунысын да әйтик, хәзер квалификацияле механизаторларга кытлык бар. Өлкән буын механизаторлар картая бара, аланы алыштырырга яшьләр атлыгып тормый. Авыл егетләре эшкә авылда калсалар бик яхшы да бит... Авылда яшәп, авыл хуҗалыгы тармагында эшләп, матур итеп, мул тормыш белән яшәргә була. Мин үзем сайлаган һөнәремнән, хезмәтемнән канәгать, - ди Дамир Шакирҗанович.

 

“Зәй” агофирмасы” ҖЧШнең үсемлекчелек һәм терлекчелектәге уңышларында баш инженерның өлеше зур. Язгы кыр эшләре, урак чорында техниканың сәгать кебек эшләве инженер хезмәтеннән тора.

 

- Баш инженерны, үзара хөрмәт итеп, «аяклы энциклопедия» дип йөртәбез, чөнки, нинди сорау белән генә мөрәҗәгать итсәң дә, җавап бирмичә калмый. Белмәгәне юк аның, - диләр агрофирма механизаторлары.

 

Баш инженер  - чын ирләр һөнәре. Тырыш хезмәте өчен Дамир Гарифуллин күп кенә дәүләт бүләкләренә лаек булды. Алар арасында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамотасы бар.  Агымдагы елда ул Зәйдә “Хезмәт кешесе” район конкурсы җиңүчесе булып танылды.

 

Автор фотосы.

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: