Зәй офыклары

Данила Багурин: “Мин Ватан алдында хәрби бурычымны үтәргә әзер!”

Зәй районыннан лаеклы егетләр армиягә китә.

Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең чираттагы утырышы район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә узды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, шәһәр учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Көн тәртибенә төп мәсьәлә – армиягә чакырылучы егетләрне хәрби хезмәт үтәргә яраклы дип тану яки хезмәт итүне кичектереп тору мәсьәләсе куелды.

Армиягә чакырылучы егетләр арасында 20 яшьлек егет Данила Багуринга аерым тукталып  үтәсе килә. Яшьләр эшләре идарәсе активисты, студентлар хезмәт отрядлары җитәкчесе буларак, без “Зәй офыклары” газетасында аның турында, ул алып барган эшчәнлек, максатчан, үҗәт егет булуы турында күп тапкырлар яздык. Данила - грек-рим көрәше буенча район һәм республика ярышларында күп тапкырлар призер булган егет. Аның хәрби хезмәткә яраклылык буенча «А1» категориясенә ия булуы  хәрби бурычны уңышлы үтәргә әзер булуын күрсәтә һәм ул элиталы гаскәрләрдә хезмәт итүгә дәгъва итә ала.

-Хәрби хезмәткә аңлы рәвештә үзең теләп барасыңмы? – дип кызыксынды район башлыгы Даниладан.

- Әйе, аңлы рәвештә. Мин Ватан алдында хәрби бурычымны үтәргә әзер! - диде егет.

- Мин үзем 24 яшемдә институтны тәмамлап, хәрби хезмәткә үзем теләп киттем. Үзем хәрби комиссариатка барып язылдым. Армия  күп нәрсәгә өйрәтә, - диде Разиф Кәримов.

Район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев Данила Багуринга уңай характеристика биреп, аңа уңышлар теләп кулын кысты.

- Данила мәктәп елларында да, студент елларында да яшьләр белән зур эш алып барды. Ул һәрвакыт актив булды, ул башкаларны да рухландыра белә, - диде Алексей Алексеев.

Хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов та Даниланың кулын кысып, егеткә лаеклы хезмәт итүен һәм кайткач та туган шәһәрендә актив җәмәгать эшчәнлеген дәвам итүен теләде.

- Хәрби хезмәткә чакырылучыларның барысы да медкомиссия узды, алар барысы да психологик һәм физик яктан сәламәт егетләр, - дип бәя бирде барлык  чакырылучыларга Айрат Әгъләмҗанов.

6нчы мәктәпне тәмамлаган 19 яшьлек Егор Макаров та хәрби хезмәткә  теләп бара.

 

20 яшьлек Дмитрий Кузьмичев политехник колледжны тәмамлап, кичә генә механик һөнәре буенча диплом алган.

- Яхшы һөнәр. Инженер-механиклар - алар беркайчан да югалмаячак. Башка белгечлек алучыларны да үпкәләтәсем килми, мин үзем дә белемем буенча инженер-механик. Механиклар һәрвакыт кыен хәлдән чыгу юлын табалар, - дип билгеләп үтте Разиф Кәримов һәм егетләргә лаеклы хезмәт итеп, үз белемнәрен туган шәһәрләрендә куллануларын теләде.

Бу көнне чакырылыш комиссиясе әгъзалары да хәрби хезмәткә чакырылучы егетләргә  үз  теләкләрен  җиткерделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: