Казанда “Дуслык” республика фән олимпиадалары үзәгендә татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча VIII-XI сыйныф укучылары арасында республика бәйгесенең йомгаклау этабы булды.
19-21 гыйнварда Казанда “Дуслык” республика фән олимпиадалары үзәгендә татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча VIII-XI сыйныф укучылары арасында республика бәйгесенең йомгаклау этабы үтте. Анда Зәйнең 7нче мәктәбе VIII сыйныф укучысы Дарья Столбова призер булды. Дарьяны фән бәйгесенә әлеге мәктәп укытучысы, шәһәрнең мәктәп укучылары кече фәннәр академиясе педагогы Юлия Запека әзерләде. Үз төбәгебез тарихын ныклап белүче укучы белән чын күңелдән горурланабыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз