Зәй офыклары

“Демография” илкүләм проекты ярдәмендә 3,3 меңнән артык өлкән яшьтәге татарстанлыга сиделка хезмәт күрсәтә

Бүгенге көндә Татарстанда 3,3 меңнән артык өлкән яшьтәге кешене озак вакытлы карау системасы белән тәэмин ителгән.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зариповага сылтама белән «Татар-информ» МА хәбәр итә.

 

Татарстанда „Демография“ илкүләм проекты кысаларында озак вакытлы карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Инсульт һәм инфаркт, авырулар кичергән өлкәннәр киләчәктә дә озак вакыт кайгыртуга мохтаҗ. Алар төрле чикләүләргә ия — хәрәкәттә, үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалта, паллиатив ярдәмгә мохтаҗ. Башта сәламәтлек саклау оешмаларында сәламәтлек торышын комплекслы бәяләү үткәрелә, алга таба уртак патронаж оештырыла. Өлкән кешеләр өйдә социаль хезмәткәрләрдән, ашату, санитар-гигиеник тәрбиядә ярдәм алалар", - диде ул.

 

Өлкән яшьтәге кешеләргә сиделка яки социаль хезмәткәрләр килә. Гомумән алганда, 2021 елда мондый хезмәтләр белән эшкә яраклы өлкән яшьтәге һәм озак вакытлы карауга мохтаҗ булган инвалидларның 5,8 процентын колачлау планлаштырыла. Озак вакытлы карау системасын булдыруда төбәкнең 83 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе һәм 93 медицина оешмасы катнаша.

 

Гомумән алганда, ел саен өйдә социаль хезмәткәрләр көче белән 17 меңгә якын өлкән яшьтәге татарстанлыга хезмәт күрсәтелә, алар урын-җирдә һәм үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан.

 

Илкүләм проектлар 2019 елдан бирле Россия Президенты Владимир Путинның «Май указлары» нигезендә гамәлгә ашырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: