Зәй офыклары

Депутат зәйлеләргә игътибарлы

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов зәйлеләрне шәхси мәсьәләләр белән кабул итте.

Билгеле сәбәпләр аркасында, кабул итү онлайн форматта оештырылды.
Шунысын әйтик, депутатка мөрәҗәгать итүчеләр үзләрен кызыксындырган шәхси мәсьәләләрне хәл итүне сорап түгел, ә зәйлеләр мәнфәгатьләрен кайгырткан сораулар бирделәр.
“Шатлык” тернәкләндерү үзәге директоры Гүзәл Курбатова, депутатны коммерция булмаган автоном учреждение эшчәнлеге белән таныштырып, биредә нинди хезмәтләр күрсәтелүе, ел дәвамында үзәк аша Зәйдән генә түгел, барлык республикадан күпме кеше дәвалау, тернәкләндерү процедуралары алуы турында сөйләде.
Ул Николай Валерьевичтан көн саен кирәк булган индивидуаль куллану әйберләре (сөлге, урын-җир әйберләре һ. б.) алуда ярдәм итүен сорады.
“Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең менталь тайпылышлары булганнар беләш эшләү бүлеге мөдире Валентина Каменская үзәк хезмәтләренән файдаланучыларны 2022 елның беренче яртысына район басмалары - “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай” газетасына яздыруда ярдәм күрсәтә алмассызмы, дип мөрәҗәгать итте.
Депутар гозерләрне уңай хәл итәчәгенә ышандырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: