Зәй офыклары

"Эколидер" республика конкурсына старт бирелде

"Эколидер" республика конкурсы Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан 2004 елдан үткәрелә.

Аның максаты - әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирүче предприятиеләр, оешмалар, гражданнар һәм иҗтимагый оешмаларны ачыклау һәм бүләкләү.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла: предприятиеләр һәм оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр, белем бирү учреждениеләре, гражданнар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары.
Гаризалар 2021 елның 1 сентябреннән 15 ноябренә кадәр түбәндәге электрон адреслар буенча кабул ителә:
Anastasia.Merdyukova@tatar.ru - оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен;
Anisa.Mannapova@tatar. - җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар өчен;
eco.press@tatar.ru - массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен.
Хезмәттәшлек өчен җаваплы зат - экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Артемьева Ольга Владимировна.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: