Зәй офыклары

"Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022" конкурсы номинантлары өчен тавыш бирү башланды

Конкурс «Ел табибы», «Иң яхшы беренчел звено табибы», «Ел медицина хезмәткәре» һәм «Уникаль очрак» номинацияләре буенча уза.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинантлары өчен тавыш бирү башланды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" МА хәбәр итә.

Конкурс «Ел табибы», «Иң яхшы беренчел звено табибы», «Ел медицина хезмәткәре» һәм «Уникаль очрак» номинацияләре буенча уза. Аларның һәркайсында иң яхшысын сайлап алырга мөмкин.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләп үтүләренчә, җиңүчеләр республика Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында билгеләнәчәк.

«Җиңүчене сайлап алганда интернет-тавыш бирү мөһим роль уйный», - дип өстәделәр ведомствода.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының «Эшчәнлек» — «Конкурслар» — «Ак чәчәкләр» — «Ак чәчәкләр 2022» бүлегендәге сылтама буенча кереп, конкурсантлар белән танышырга һәм тавыш бирергә мөмкин.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: