Зәй офыклары

Ел укытучысы бәйгесенең район туры җиңүчеләре билгеле

Зәйдә “Россиянең ел укытучысы” Бөтенроссия һөнәри бәйгесе муниципаль этабы тәмамланды.

Анда шәһәр, районның төрле мәктәпләреннән педагоглар катнашып иң-иң исеме өчен көч сынашты. Нәтиҗәдә Роза Гыйлаева (6нчы мәктәпнең чит телләр укытучысы), Анна Рафаилова (3нче мәктәпнең биология укытучысы), Ангелина Максимова (3нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы), Ләйсән Әхмәтҗанова (4нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы) җиңүчеләр булдылар. Алар тиздән район данын бәйгенең Актанышта узачак төбәк турында яклаячак. Педагогларыбызга уңышлар телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: