Зәй офыклары

Татарстанда менталь тайпылышлар булган кешеләрне мөстәкыйль тормыш өчен кирәк булган күнекмәләргә өйрәтү проекты гамәлгә ашырыла

Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 3 декабрьдә билгеләп үтелүче Халыкара инвалидлар көненә багышланган брифингта катнашты.

Әлеге социаль әһәмиятле көн алдыннан Эльмира Зарипова республикада махсус ихтыяҗлары булган кешеләргә социаль хезмәт күрсәтү системасының ничек оештырылуы турында сөйләде.

Республикада сәламәтлекләрендә психик тайпылышлары булган кешеләр өчен 2 балалар интернат-йорты һәм 6 интернат-йорт базасында махсус технология гамәлгә ашырыла.

Технология гадәти йорт шартларында менталь тайпылышлар булган кешеләр өчен яшәү өчен мөмкинлекләр тудыра. Мөстәкыйль тормыш өчен кирәк булган күнекмәләргә өйрәтү укыту-тренировка бүлмәләре (кабинетлар) базасында үткәрелә.

Эльмира Зарипованың технологиянең ничек эшләве турында Яшел Үзән шәһәренең «Идел» инвалидларны социаль тернәкләндерү республика үзәге мисалында сөйләде: «Әлеге технология ярдәмендә мөмкинлекләре чикле кешеләр кибеткә йөрергә, ТКХ өчен түләргә өйрәнә. Быел мондый курсны 89 кеше үтте. Сүз уңаенда, алар арасында бер пар барлыкка килгән. Минемчә, бу зур казаныш, чөнки алар бер-берсенә ярдәм булачак».

Хәзерге вакытта Татарстанда 115 дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе эшли, аларда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә төрле хезмәтләр күрсәтелә. Моннан тыш, 10 дәүләтнеке булмаган оешма инвалидларга һәм инвалид балаларга социаль тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтә.

Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә иртә ярдәм системасы оештырылган, ул балалар инвалидлыгын кисәтүгә юнәлдерелгән. Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен тернәкләндерү үзәкләре базасында булдырылган һәм ата-аналарны бала карауның төп алымнарына өйрәтүгә юнәлдерелгән ата-аналар гомуми белем бирү мәктәпләре зур әһәмияткә ия.

- Инвалидлык белән өлкән яшь төркемендәге гражданнар өчен озак сроклы карау системасы актуаль, – дип билгеләде Эльмира Зарипова. Быелның 1 ноябренә 4 273 кеше озак вакытлы карау системасы белән колачланган, шуларның 63 проценты - инвалид.

16 халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында техник тернәкләндерү чараларын прокатка алу пунктлары эшли, анда 2021 ел башыннан бирле 345 кеше прокат хезмәтеннән файдаланган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: