Зәй офыклары

«Эшемне бик яратам»

Диләрә Сәхабетдинова - Иске Зәй кызы, 1нче мәктәпне тәмамлагач, Түбән Кама педагогика колледжында тәрбияче белгечлеге буенча белем ала. Кулына диплом алган кыз кая барыйм дип аптырап калмый - туган шәһәренә эшкә кайта.

Башта Иске Зәй яшьләр үзәгендә хореограф булып эшли, “Дуслык” яшьләр клубын җитәкли. Аннан ”Энергетик” Мәдәният сараена халыкның ялын оештыру бүлеге мөдире булып эшкә күчә. 
- Мин балалар белән эшлим, балалар өчен төрле чаралар оештырам. Эшемне креатив һәм иҗади булуы өчен сайладым. Хәзерге заман балалары бик мөстәкыйль, кызыксынучан һәм эрудицияле бит. Әлбәттә, алар катнашында төрле темаларга кичәләр, чаралар да төрле яклап заман таләпләренә, патриотик һәм әхлакый тәрбия бирүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Балалар белән эшләү – һәркөнне балачакка әйләнеп кайту, үзеңдә иҗади потенциал тою, самими балалар белән аралашу мөмкинлеге ул. Боларның барысы да миңа бик ошый, эшемне бик яратам. Минем өчен иң мөһиме – чараларда балаларның мөмкин кадәр күбрәк уңай хис-кичерешләр алуы, -ди Диләрә.
Хәзерге вакытта Диләрә декрет ялында. Ире Айрат та мәдәният өлкәсендә эшли. Ике кыз үстерәләр. Олысы Аделинага – 5, кечесе Ясминга 1 яшь. Әлеге гаилә мәдәнияткә тартыла, шуңа да буш вакытларныда гаиләләре белән концертларга йөрергә яраталар. Айрат -  шәһәр яшьләреннән торган “Шум-гам” кавер төркемен оештыручыларның берсе, алар Зәйдә узучы кичәләрне чыгышлары белән бизиләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: