Зәй офыклары

Эшмәкәр хәйрия акциясендә катнашты

Басма матбугатка язылу төгәлләнде.

Район басмаларын хәйрия максатында яздыручыларыбыз мөмкинлекләре чиклеләрне сөендерде. Бу көннәрдә эшмәкәрләр Гөлсем Гыйльмулла кызы Леванова һәм Әлфия Сәүбән кызы Степанова Иске Зәй мәчетенә йөрүчеләр өчен “Зәй офыклары” газетасын яздырды. Алар икесе дә Иске Зәй бистәсендә сәүдә эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр. Изге күңелле эшмәкәрләр ярдәме белән июль башыннан ел азагына кадәр мәчеткә татар телендә нәшер ителүче район газеталары килеп торачак. Мәчеткә йөрүче өлкәннәр мондый изге гамәле өчен Гөлсем һәм Әлфия ханымнарга рәхмәт белдерә. Гомумән, бу эшмәкәрләр районда хәйрия чараларында актив катнашучы буларак билгеле. Иске Зәйдә оештырылучы төрле чараларга да Гөлсем Леванова белән Әлфия Степанова һәрчак ярдәм итеп тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: