Зәй офыклары

Федоровкада сугышы ветераны каберенә һәйкәл куелды

Федоровка авылы зиратында Бөек Ватан сугышы ветераны Галимҗан Зәки улы Әхмәтвәлиевнең кабере табылып, федоровкалылар аның каберенә кую өчен таш ясатулары, аның туганнарын эзләүләре турында хәбәр иткән идек. Бу турыда мәгълүматны без күрше районнар редакцияләренә дә җибәрдек.

21 июньдә Галимҗан Зәки улының каберенә тантаналы төстә һәйкәл куелды. Чарада район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин,  хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, Сармашбаш авыл җирлеге башлыгы Рәсим Фәсхетдинов, Сармашбаш имам-хатыйбы Юныс хәзрәт Мортазин, авыл халкы Леонид Краснов, Павел Бусов һәм әлеге изге эш башында торган Валентин Атласов катнашты.
Федоровка авылы халкы елга ике тапкыр уртак көч белән авыл зираты территориясендә өмә үткәрә. Радоница көннәрендә бирегә башка шәһәрләрдә яшәүчеләр дә үзләренең якыннарын искә алырга кайта. Шундый кешеләрнең берсе - Валерий Головин, ул авыл халкының игътибарын ташландык каберлеккә юнәлтә. Биредә Бөек Ватан сугышы ветераны Галимҗан Әхмәтвәлиев җирләнгәне ачыклана.
- Галимҗан Зәки улын мин күптәннән беләм, без бергә колхозда эшләдек. Мин үзем Федоровкада туып үстем, әмма биредә күптәннән яшәмим. Без Галимҗан Әхмәтвәлиев турында мәгълүматлы булу өчен эзләнү эшләре алып бардык. Мин Зәй, Әлмәт һәм Сарман районнары хәрби комиссариатына мөрәҗәгать иттем, Казанга бардым. Республика хәрби комиссариатына мөрәҗәгать иткәннән соң, хисап карточкасының Әлмәттә саклануы ачык-ланды. Хисап картасы мәгълүматлары буенча ветеранның сугышчан юлын торгызырга мөмкин булды, - ди Валентин Атласов.
Галимҗан Зәки улы 1940 елның сентябрендә хәрби хезмәткә алына. Аңа ул вакытта 19 яшь була. Ул бөтен сугышны үтеп, 1948 елда гына туган якларына кайта. Тимер юл гаскәрләрендә хезмәт итә. Кенигсбергны алган, Мәскәүне саклаган һәм Германияне җиңгән өчен медальләре белән бүләкләнгән.
Галимҗан Әхмәтвәлиев турында мәгълүмат табылгач, Валентин Атласов авылдашлар социаль төркемендә ветеран каберенә таш куюда ярдәм сорап яза. Күпләр шунда ук бу изге гамәлгә кушылалар.
“Берничә сәгать эчендә кирәкле сумма җыелды да. Без «фронтовик» билгесе куелган һәйкәлгә заказ бирдек”, - ди ул.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Валерий Головин да бу эштән читтә калмаган, ветеран каберенә читән куеп, үз өлешен керткән.
-Шунысы игътибарга лаек, Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Федоровка авылы халкы хөрмәт йөзеннән Бөек Ватан сугышы ветераны каберенә һәйкәл куйды. Район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Валентин Александрович Атласовка һәм бу изге эшкә өлеш кертүчеләргә,  битараф калмаганнары һәм каберлекне төзекләндергәннәре, чын герой исеменә лаек булырлык ветеранга һәйкәл куйганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм, - диде Петр Уразайкин.
- Безнең ветераннарыбыз Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкәннәр. Аларның каһарманлыгы аркасында без бүген матур тормышта яшибез. Шуңа күрә геройларыбыз турында истәлекләрне торгызучы инициативалы кешеләр булуы бик мөһим, - диде Айрат Әгъләмҗанов.
- Федоровкалыларга киләчәк буында ватанпәрвәрлек  хисләре тәрбияләүдә мөһим булган хәтер яңартулары өчен рәхмәт. Киләчәк алар кулында бит, алар бездән барысына да өйрәнергә тиеш. Валентин Александрович патриотик эш башкара, бетмәс-төкәнмәс энергиясе һәм башланганны ахырына җиткерүе зур хөрмәткә лаек, - дип билгеләп үтте Алексей Алексеев.
Кабер өстенә һәйкәл куелганнан соң,  Юныс хәзрәт Мортазин дога укыды.
Сармашбаш авыл җирлеге башлыгы Рәсим Фәсхетдинов сүзләренә караганда, Галимҗан Зәки улы - Федоровка авылы зиратында җирләнгән 55нче Бөек Ватан сугышы ветераны. 
Валентин Атласов, Лео-нид Краснов һәм Павел Бусовның эшчәнлеге нәтиҗәсендә әлеге зиратта туганнар каберлегенә һәм тагын өч Бөек Ватан сугышы ветеранына плитәләр куелган.
Ветеранны искә алганнан соң,  төркем Федоровка авылының мемориаль комплексына юнәлде, анда Җиңү флагы күтәрелде.

Бу көннәрдә безгә “Әлмәт таңнары” газетасыннан  күңелле хәбәр килеп иреште – Галимҗан Әхмәтвәлиевның абыйсының кызы Әлфия Газизова алар белән элемтәгә чыккан. Ул Әлмәт районы Нәдер авылында яши.  Хәзер Зәй хәрби комиссариаты һәм Валентин Атласов белән элемтәгә керү өчен без аңа телефон номерларын җибәрдек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: