Зәй офыклары

Фермерлар - Төги җирлеге горурлыгы

Алексеевка авылының үткәне тирәндә. Ул Түбән Кама районының Тетвиль авылыннан барлыкка килгән.

Биредә беренче яшәүчеләр умартачылык, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән. 1929 елда биредә үзәк оешып, авыл Советы, китапханә, мәктәп була. Әлеге авыл советына Соколкова, Водоханный (алар хәзер юк инде) авыллары караган. 1990 елда биредә автоагрегат заводының шәхси-ярдәмче хуҗалыгы урнашкан иде.
Бүгенге көндә Алексеевскада биш дистәгә якын хуҗалык исәпләнә. Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар. Халыкны күчмә сәүдә кирәк-ярак белән тәэмин итә.
Илдар Сәгыйтов Чаллыда яши, бирегә килеп эшли, терлекчелек белән дүрт ел шөгыльләнә. Аның 50 баш мөгезле эре терлеге бар, шуның 25е - савым сыер. Алексеевкадагы фермаларны арендага алып эшчәнлек алып бара.
- Моңа кадәр заводта эшләдем. Аны ташлап, фермерлык белән шөгыльләнәм. Эшне ике сыер алып башлаган идем, бер ай узгач, тагын икене алдым, –ди Илдар.
Шул рәвешле, терлекләрнең баш санын арттыра бара, җирне дә арендага ала ул. Бер терлекче һәм ике сыер савучысы бар. Җәен терлекләрен махсус җайланма көтә, кышын исә алар фермада. Терлекләрен ясалма ысул белән үрчетә. Илдар әйтүенчә, савылган сөтне Зәйдә һәм Чаллы шәһәрләрендә алалар. Алга таба ул терлекләрнең баш санын арттырырга исәпли, узган ел “Агростартап” программасына керергә талпынып караган булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: