Зәй офыклары

Әфган сугышы ветераннары Алмалы егете Илгизәр Гыймазовны искә алды

Хезмәт иткән вакытлар, дуслар еш искә төшә, ди әфганчылар.

Югары Пәнәче авылыннан әфганчы ветеран Альберт Шакиров ел да Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче хезмәттәшләре белән очрашу, искә алу чараларында катнаша.
Быел районыбызның Алмалы авылында Әфган җирендә батырларча һәлак булган әфганчы Илгизәр Гыймазовны Тольятти, Казан, Нурлат, Әлки, Чистай, Әлмәт, Чаллы, Зәйдән бергә хезмәт иткән хезмәттәшләре искә алдылар.
“Югары Пәнәче мәдәният йорты янында әфганчылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында бер минут тынлык белән арабызда булмаган әфганчы егетләрне дә искә алдылар”, -ди Югары Пәнәче мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.
Еллар үтә... Тарих артта кала... Ләкин хезмәт иткән вакытлар, дуслар еш искә төшә, ди әфганчылар. Исән вакытта бердәм булып, арабызда булмаганнарны искә алып яшисе иде, ди алар.

Фотолар Югары Пәнәче мәдәният йортыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: