Зәй офыклары

Елена Куприянова: Форумда катнашу волонтерлык хәрәкәте өлкәсендә тәҗрибә өйрәнү өчен зур мөмкинлек

Казанда “Идел” яшьләр үзәгендә Татарстанның волонтерлар форумы уза.

23-26 ноябрьдә Казанда “Идел” яшьләр үзәгендә Татарстанның волонтерлар форумы уза. Ул республиканың төрле төбәкләреннән 100дән артык волонтерны җыйды. Алар арасында Зәйдән "Кайгырту" волонтерлар хәрәкәте кураторы Елена Куприянова бар иде. Без аның белән элемтәгә кердек. Ул түбәндәгеләрне сөйләде.


- Мин форумга ике волонтер белән бардым. Квота нибары 3 кеше өчен иде, шуңа күрә миңа иң җаваплыларны сайлар туры килде. Алар - безнең активистлар Иван Ковалев һәм Екатерина Сафронова. Алар икесе дә безнең иң мөһим проектларыбызда актив катнашалар. Иван һәм Екатерина өчен форумда катнашу волонтерлык хәрәкәте өлкәсендә белемнәрне тагын да үстерү, тәҗрибә өйрәнү өчен зур мөмкинлек. Форумның тантаналы ачылышында волонтерларны “Татарстан Республикасы ирекле волонтерлар берлеге мәгълүмати ресурслар” үзәгенең башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин һәм яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева каршы алды. Шул ук көнне балалар өчен командада эшләү сәләте өчен уеннар әзерләнде. Икенче форумда 2021 елда региондагы волонтерлар җәмгыяте башкарган эшләргә йомгак ясалды. Без волонтерларның казанышлары һәм нинди кыенлыклар белән очрашуыбыз турында сөйләштек. Безнең алга киләчәккә бурычлар куелды, планнар билгеләнде. Чараның мәдәни өлеше дә уйланылган иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: