Зәй офыклары

Фәргать Камалиев: Иң мөһиме – теләк булсын да, кулың эш белсен

Авылларда яшәүче халыкны эш белән тәэмин итү, тормыш сыйфатын яхшырту, яшьләрне авылда калдыру өчен дәүләт тарафыннан төрле программалар һәм башкалар турында Зәй авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев белән әңгәмә кордык.

Хуҗалык итүнең кече формаларын алга таба үстерү һәм авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру - бүгенге вазгыять. Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыруга респуб­лика дәрәҗәсендә, шулай ук районда  зур игътибар бирелә. Авылларда яшәүче халыкны эш белән тәэмин итү, тормыш сыйфатын яхшырту, яшьләрне авылда калдыру өчен дәүләт тарафыннан төрле программаларның  гамәлдә булуы куанычлы. Зәй районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев белән әңгәмәбез  шулар  хакында.


- Фәргать Талвертович, әңгәмәбезне районда крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар торышыннан башлыйк әле...

- Агымдагы ел башына  районда  61  крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Крестьян-фермер хуҗалыкларына 6747 гектар сөрү җире беркетелгән, 2021 елда 4300 гектарда бөртекле культуралардан 7300 тонна уңыш җыеп алынды, уңыш гектарыннан 17 центнер тәшкил итте. 2022 елның 1 гыйнварына районда 10330 шәхси хуҗалык исәпләнә, аларда 3817 баш мөгезле эре терлек (шул исәптән 1243 сыер), 35491 кош-корт асрала. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләменә зур өлеш кертүче крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар район икътисадында лаеклы урын алып тора да инде.

 

- Районда крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсеше өчен  нинди программалар гамәлдә?

- Хөкүмәт ярдәме белән районда авыл хуҗалыгы тармагы актив төстә үсеш алып килә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аеруча сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә булышлык итә. Узган  елда районыбызның өч шәхси хуҗалыгына бу уңайдан 1 миллион 200 мең сум акча бүлеп бирелде. Алар Бегижон Бердиев (Сәвәләй җирлеге), Айгөл Нәбиуллина (Югары Пәнәче),   Идулло Дәүләтов (Гүлкин).    2020 елда исә  Валентина Петрова, Наталья Черкеева, Андрей  Сомов, Владимир  Автомеев әлеге программага кергән иде.

Авыл халкының активлыгын стимуллаштыру өчен “Эш башлаучы фермер”  федераль программасы да тормышка ашырыла. Шунысы игътибарга лаек, Зәй фермерлары ел саен әлеге программага керә.  2015 елдан башлап биш крестьян-фермер хуҗалыгы әлеге программада катнашты. Алар арасында Аксар ( Рафил Зиннәтов), Баграж (Петр Коронов), Пәнәче (Чулпан Мартемьянова), Поручик (Вера Савгильдина), Поповка  (Рәфизә Фәсхетдинова) авылларында яшәүчеләр бар. Шулай ук гаилә терлекчелек фермаларын үстерү программасы да саклана.

Зәйлеләр яңа программа -  "Агростартап" программасыннан да кыю файдалана.  2019 елдан старт алган әлеге илкүләм проект кысаларында дүрт  фермер 13 миллион сумлык грант алды. Шул рәвешле, бу программага кереп,  грант алучылар ит һәм сөт терлекчелеге, ат, сарык үрчетү, кошчылык, умартачылык, балык үрчетү, җиләк-җимеш культуралары, бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары һәм башка юнәлешләр буенча проектларны гамәлгә ашыра ала. 2020 елда Яңа Спастан Тамара  Игошина (мөгезле эре терлек),  Михаил Мартемьянов (кошчылык),  Югары Мәлемнән Фаил Хәкимуллин (мөгезле эре терлек асрый), Югары Шепкәдән Фаяз  Зәйнетдинов (кошчылык) әлеге программага керде.  Узган ел районнан «Агростартап» программасына керү өчен докуметларны Петр Тазов һәм Фәнис Миннәхмәтов тапшырды. Тик  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгы финанс чаралары чикле булу сәбәпле,  алар программага керә алмады.

 

- Агымдагы елда да дәүләт ярдәме сакланачакмы?


- Әйе, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышлык йөзеннән булган барлык төр программалар - кош-корт, өч яшьтән өлкән бия,  буаз тана һәм бер тапкыр бозаулаган сыер алу,  бия тотуга киткән чыгымнар, савым сыерлар көтүлеген карап тоту өчен субсидия программалары  сакланачак. 

Крестьян-фермер хуҗалыклары өчен булган грант ярдәме чаралары да дәвам итә. Бүгенге көндә авыл җирлекләре биләмәләрендә бушап калган биналар да  шактый. Әлеге юл белән кемнедер эшле итәргә, акча эшләү мөмкинлеге, өстәмә эш урыннары булдырырга була. Иң мөһиме – теләк булсын да, кулың эш белсен.

- Район авылларында яшәүчеләр  йорт төзү яки сатып алу өчен булган ташламалы кредитлардан файдалана аламы?


- Файдалана ала. "Россельхозбанк" тарафыннан авылларда яшәүчеләргә  йорт төзү яки сатып алу өчен булган ташламалы кредит (3 процент) программасы гамәлдә. Кредит яшькә, кайда теркәлүенә карамастан, Россия Федерациясендә яшәгән һәркемгә бирелә. Кредит суммасы - 3 миллион сум.  Бүгенге көнгә районнан  сигез гаилә (613 миллион 613 мең сум) әлеге кредиттан файдаланды.
Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: