Зәй офыклары

Гамир Таҗетдинов: Илебезнең континенталь хоккей лигасында республикабыз командасы - хәзергә лидер

Гагарин кубогы – КХЛның төп трофее, ул плей-оффның җиңүчесенә 2008-2009 елдан башлап бирелә.

Зәебезнең хоккей җанатарлары исеменнән Гамир Таҗетдинов сөйли:

Кубокның авторы - Владимир Гдальевич Майзель. Трофейның авырлыгы - 19 килограмм, сыйдырышлыгы - 12 литр, материалы – алтын йөгертмәсе көмеш.


Гагарин кубогы континенталь хоккей лигасының финал сериясендә уйнатыла, анда үзләренең конференциясендә беренче урынны алган командалар көч сынаша. Финал сериядә очрашучы командаларның берсе дүрт мәртәбә җиңгәнче дәвам итә (димәк, матчлар саны - максималь төстә җиде мәртәбә, ә минималь дүрт мәртәбә булырга мөмкин). Әле кубок тарихында бер генә мәртәбә дә дүрт уенда җиңүче танылганы юк. Бу хәл аңлашыла: финалга әзерлексез командалар килеп җитә алмыйлар. Гагарин кубогының икешәр мәртәбә хуҗалары – Питер СКАсы, Мәскәү “Динамо”сы, Магнитогорск “Металлург”ы. Финал сериясендә Көнчыгыш конференциясе командалары ешрак җиңү яулый.


2018 елда республикабызның “Ак Барс” командасы беренче мәртәбә өч тапкыр Гагарин кубогының иясе була алды. Бу мәртәбәле вакыйга Татарстанның Россиядә спорт башкаласы була алганын өстәмә төстә исбатлады.
Илнең хоккей җыелма командасы хакында сүз йөрткәндә шуны әйтергә була, спортның бу кызык-лы, мавыктыргыч, ныклы физик әзерлекне, оригиналь сиземлекне, тиз фикерләүне таләп иткән төрендә соңгы биш-алты ел дәверендә шактый үсеш күзәтелә. Олимпиадада җиңү яулау – әйтелгәннең төпле дәлиле.


Күпвакыт хоккей белгечләре безнең дөньякүләм уңышларның даими була алмавын шактый тәҗрибәле хоккейчыларның чит ил командалары составында (НХЛда) булулары белән аңлатып килделәр.
2014-2015 еллар сезонын япканда “Ак Барс” командасының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов безнең финалда СКА командасыннан җиңелүебезне яңа уенчылардан торган составның (шактые үзебезнең Татарстан егетләре) әле чын мәгънәдә кубокка претендент булса да, аны кулга алырлык дәрәҗәдә түгеллегебезне әйткән иде.


Дөньякүләм үзен таныткан бу остаз өч елдан соң үзенең, барлык хоккейчыларның, команданы һәрдаими контрольдә тотучыларның (табиблар, тренерлар, психологлар, массажистлар) уртак нәтиҗәсе булган трофейга – Гагарин кубогына өченче мәртәбә ия булуы белән чын мәгънәдә милли геройга әверелде.
Юкка гына бу данлы спорт бүләген бүген инде “Татар кубогы” дип исемләмиләр. Минемчә, рус әйтелешендә саллырак яңгырый кебек: “Кубок татарина”. Әлбәттә, бу әйтем безнең милли командада үзенең җанын-тәнен кызганмыйча, аңа табигый үз булырга өлгергән Джазтин Азеведо кебек чит илдән килгән хоккейчыларның ролен күтәрә генә.


Хәзерге көндә безнең хоккей җанатарлары өчен иң кыйммәтле, яраткан “Ак Барс” командасы чираттагы үсеш барышын уңышлы гына дәвам иттерә.


Узган 2020-2021 ел нәтиҗәләре буенча командабыз призлы урында, ә инде быелгы хоккей сезоны ачылу алдыннан үткәрелгән (фаворитлар катнашында гына) ярышларда ул тагын беренче урынга күтәрелде.
Быелгы сезонны “Ак Барс” командасы 2 сентябрьдә үз бозында башлап җибәреп, барлык тамашачыларны 3:0 исәбендә җиңүе белән шатландырды.


Командабызның составында булган барлык хоккейчыларга чиста хоккей алымнарын кулланып, югары дәрәҗәдәге осталык белән хаклы җиңүләр яулауны, баш тренер Дмитрий Кварталовка барлык булган мөмкинлекләрдән файдаланып, уенчыларның рухи көчен югары дәрәҗәдә тотуны, дуслык-татулыкны, бердәмлекне тәэмин итеп, авырлыкларга баш имичә, яңа уңышлар яулауны теләп калабыз.
 

Фото авторның шәхси архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: