Зәй офыклары

Гөлфия Миронова: Зәй районында сан алу буенча өч участок оештырыла

Россиядә авыл хуҗалыгы сан алуы агымдагы елның 1-30 августында узачак.

Авыл хуҗалыгы исәбен алуны үткәрү өчен төп норматив хокукый документ булып «Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу турында» 2005 елның июлендә 108-ФЗ номерлы Федераль закон тора. Халык санын алуны Росстат үткәрә.
Бу хакта тулырак Зәй районы буенча статистика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Миронова сөйли:
- “Авыл хуҗалыгында мик-ро сан алу – 2021” объектлары булып юридик һәм физик затлар билгеләнгән, алар авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче яки әлеге максатка билгеләнгән җирдән файдаланыла торган яисә терлекләре булган җир кишәрлекләре хуҗалары, арендаторлар.
Авыл хуҗалыгы исәбен алу авыл торак пунктлары территориясендә узачак. Авыл хуҗалыгы микро сан алу исәбеннән 10 йортка кадәр булган торак пунктлар төшереп калдырылды.
Зәй районында 3 инструктор участогы булачак. Аның берсе - Якты Күл авыл җирлегендә, 7 авыл җирлеген берләштерә; икенчесе - Югары Мәлим авыл җирлегендә , 10 авыл җирлеген берләштерә; өченчесе - Кадер авыл җирлегендә, 5 авыл җирлеген берләштерә.
Халык санын алу респондентларның яшәү урыннарын яки алар тарафыннан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү урыннарын карап йөргәндә үткәреләчәк. Исәпкә алучылар махсус экипировка һәм таныклык белән тәэмин ителә. Әлеге таныклыклар паспорт белән бергә күрсәтелергә тиеш. Сораштыру планшет компьютерлар кулланып яисә кәгазьдә башкарылачак. Район буенча 18 исәпкә алучы җәлеп ителәчәк (бер исәпкә алучыга 480 җир биләмәсеннән файдаланучы туры киләчәк).
25 июльгә кадәр Росстат сан алу мәгълүматы турындагы махсус плакатларны районнарга җибәрә. Микроҗанисәп плакатлары җиһазландырылган һәм махсус билгеләнгән урыннарда урнаштырылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: