Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Госман Мухамов - иҗат белән җаваплы хезмәтне бәйләгән якташыбыз

Зәйнең олы хөрмәткә лаек мөхтәрәм кешесе Госман Мухамов 70 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

Бу көннәрдә районыбызның олы хөрмәткә лаек мөхтәрәм кешесе, Россия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, Сөббух Рәфыйков исемендәге премия лауреаты Госман Мәхмүт улы Мухамов 70 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Аның турында җирле шагыйрь, публицист, укытучы, мәдәниятне, спортны үз итүче, югары зәвыклы, киң эрудиция-ле кеше һәм тагын бик күп талант, күркәм сыйфатлар иясе буларак бик озак сөйләргә мөмкин.
Госман Мәхмүт улы 1951 елның 9 декабрендә төбәгебезнең күркәм табигатьле Куш-Елга авылында туган. Мөгаен, аның шигъри җанлы, матурлыкка омтылучы эчке халәте дә нәкъ менә шул туган ягы табигатенең гүзәллеге белән бәйледер. 1969 елда - Түбән Биш урта мәктәбен, 1973 елда Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетын тәмамлый, барлык хезмәт юлын туган төбәгенә багышлый. Мәгариф, мәдәният өлкәсендә, партия эшендә намуслы хезмәт куя. 1985 елда Госман Мәхмүтовичны Чапаев исемендәге колхозга рәис итеп билгелиләр. Аннан соң да күп җаваплы вазифаларда, авыр тармакларда тормыш йөген тарта. Лаеклы ялга чыкканчы ул район Советының җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеген җитәкләде. “Зәй офыклары” газетасында һәрчак матур язмалары, истәлекләре, шигъри тәлгәшләре белән әле дә уртаклашып тора мөхтәрәм ветеран.
Госман Мухамов турында аның белән иңгә-иң куеп хезмәт куйган зәйлеләр һәрчак матур хатирәләрне искә ала. Бу юлы без газета укучыларыбыз игътибарына озак еллар мәдәният идарәсендә хезмәт куйган Кәүсәрия Кузнецованың Госман Мәхмүтович турындагы язмасын тәкъдим итәбез.
Госман Мәхмүтовичның балачагы Ашыт авылында үтә. Урта мәктәптән соң Казанда югары педагогик белем алган егет туры туган районына кайта. Ул хезмәт юлының күп өлешен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Укытучы буларак, дәрескә чакырып, беренче кыңгырау аңа Федоровка мәктәбендә чыңлый. Аннан соң ул укытучы хезмәтен мәктәп директоры сыйфатында Аксар мәктәбендә дәвам итә. 8 ел дәвамында мәктәп коллективы белән җитәкчелек итә. Госман Мәхмүт улы чын профессионал булуы өстенә, һәрчак ачык йөзле, ярдәмчел булуы белән коллектив хөрмәтен яулый. Соңрак аңа район мәгариф бүлеген җитәкләүне ышанып тапшыралар, ул бу вазифаны биш ел башкара. Нәкъ менә шул чорда шәхсән миңа Госман Мәхмүтович белән эшләргә туры килде. Эш вакытында төрле проблемалар, кискен мәсьәләләрне хәл итү килеп баса, бу вакытларда Госман Мәхмүтович һәрвакыт төпле, дөрес киңәшен бирә белеп, мәсьәләләрне чишү юлын күрсәтә иде. Ул, чын мәгънәсендә, гадел, туры сүзле, тырыш, югары интеллектлы, абруйлы педагог булды. Һәрвакыт тәртип, пөхтәлекне яратты. Аның бүлмәсендә бервакытта да тәртипсезлеккә тап булмый идек. Үзенә дә таләпчән һәм хезмәттәшләреннән дә эшне җиренә җиткереп башкаруны сорады.
Бер мәртәбә кеше үзенең булганлыгын күрсәтсә, аңа төрле йөкләмәләрне өстәп кенә торалар. Госман Мәхмүтович та күп җаваплы хезмәтләр башкарды. Район мәдәният бүлеген җитәкләгән чорда милли күтәрелеш кайнаган вакыт иде. Ә Госман Мәхмүтович үз туган телен, үз милләтен җаны-тәне белән яклаучы кеше булды. Бик катлаулы хәлләрдә дә сәламәт микроклимат саклап кала алды. Булсынга эшләү, гадел тормыш рәвеше алып бару – болар барысы да Госман Мәхмүтович характерында. Мәдәният өлкәсендәге эш һәрвакыт иҗат белән бәйле, Госман Мухамов бу уңайдан бүлектәге һәр хезмәткәргә үз йөзен күрсәтә алырлык итеп эшләү мохите тудырды. Һәр башлангычны күтәреп алып, чаралар, кичәләрне озак истә калырлык итеп оештырырга ярдәм итте. Әле ул югары зәвыклы нәфис сүз остасы да, бәйрәм-кичәләрнең алыштыргысыз алып баручысы иде.
Бер үк вакытта Госман Мухамов шәхсән иҗат белән дә шөгыльләнергә вакыт тапты. Шигырьләр, хикәяләр язды. Зәйдә яшь иҗатчыларның “Зәй энҗеләре” иҗат берләшмәсен оештырып йөрүчеләрнең берсе булды. Район, республика газета-журналларында аның иҗат җимешләрен күреп еш сокландык, горурландык. Ул балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә яза. Әле дә аның актив хәбәрче булудан туктаганы юк.
Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, Госман Мәхмүтович белән Хәят Гомәровнаның тату гаиләсендә өч күркәм бала тәрбияләнде. Хәзер алар Хәят һәм

Госман Мухамовларны оныклар куанычы белән сөендерәләр.Үзләренең бергә тормыш корып яши башлауларына да 48 ел вакыт үткән инде. Шушы көннәрдә Госман Мәхмүтович 70 яшьлек юбилеен каршыларга җыена. Районыбыз укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре исеменнән без аны юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез, сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер телибез. Балалар, оныклар игелеген күреп, куанычлы хәбәрләр генә ишетеп яшәргә язсын алгы көннәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев