Зәй офыклары

Госман Мухамов: Ренат Ибраһимов - безнең яшьлек җырчысы

Майның унбише иде. Мәскәүдән улым Ленар шалтырата: “Ренат абый белән хушлашырга Җәмигъ мәчетенә барышыбыз әле, әти”.

...2006 елның 9 сентябре. Мәскәүнең искиткеч матур бер кичендә туй бара. Хәләл туй, хәмерсез. Ихластыр менә, мондый күңелле, ямьле туйны үз гомеремдә күргәнем юк иде әле. Берзаман, һич көтмәгәндә, мәҗлескә Россия һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Ибраһимов килеп кермәсенме! Мәҗлес халкы “аһ” итте. Ленар белән Алсуны кавышулары белән котлап, “Ай, былбылым”ны сузып җибәрүгә, күзләрдән яшь атылып чыкты. Мизгел эчендә ямьле Зәй буйлары, туган авылым Куш-Елга, аның бөдрә таллары, тау башы, инеш-чишмәләре күз алдыма килеп бастылар.
Кунакларның соравы буенча әле тагын ике җыр җырлады мәшһүр җырчы. Аның тыйнак-лыгын, гадилеген әйтеп аңлата торган түгел (озата чыккач төшкән фотода да сыйфатлары ачык чагыла). Соңыннан гына белдек – Мәскәү татарларының “Татар штабы” үзәгендә актив катнашканы өчен улым Ленарга туй бүләге булган икән ул. Әйтерең бармы, нинди шәп бүләк!
Ренат Ибраһимовның нинди биеклекләр яулаган җырчы икәнлеген барыбыз да белә. Популярлык ягыннан күренеклк композитор Мәсгудә Шәмсетдинова аны дөнья күләмендәге талант дип атый. Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт консерваториясе педагогы Клара Хәйретдинова Ренат Ибраһимовны легендар җырчы Мөслим Магомаев белән чагыштыра. “Аның популярлыгы Магомаевлардан ким түгел,” – ди.
Әйе шул, үзебезнең опера сәхнәсендә Евгений Онегин партиясен башкарган, Италиядә төп рольләрдә итальянча җырлап кинофильмнарда төшкән бөек җырчы бит ул. Ә эстрадада татар җырын Россия һәм халыкара дәрәҗәгә чыгарган җырчы иде.
Безнең яшьлек җырчысы узган гасырның сиксәненче еллары уртасында Зәебезгә дә килде. Утырып түгел, басып торырга да урыннар юк иде залда. Ничекләр сагынмассың шундый күпкырлы талант иясен?!
Гомере буе татар дип җан аткан, гади дә, бөек тә, горур да булган затлы милләттәшемнең рухын шат кылсаң иде, и Раббым!
Госман Мухамов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: