Зәй офыклары

Гыйздениса Миңнехуҗина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

90 яшен тутырган ак әби - иң бай һәм иң бәхетле анадыр.

Иске Зәйдә яшәүче тыл ветераны Гыйздениса Миңнехуҗина - илгә матурлык, батырлык бирүче, ил таянырлык нәсел калдыручы аналарның берсе.
Аның берсеннән-берсе уңган дүрт кызы, өч дистәгә якын онык-оныкчыгы бар. Сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда басу-кырлар, фермаларда хезмәт куйган, кайда гына тир түксә дә, эшнең күзенә басып эшләгән ана бүген дә хөр фикерле, ялгызы хәерле гомер итә, балалары-оныкларын тәмле ашлары белән каршылап, изге догалары белән озатып кала. Ерак чакрымнардан ананың догалары багалмаларын хәвеф-хәтәрләрдән саклый. Озын гомеренең сере - хезмәт сөючәнлегендә, кешеләрне, тормышны яратуында.
Тумышы белән ул Сармашбаш авылыннан. Кашафетдин белән Шәмсениса Шакировлар гаиләсендә бер кыз, биш ир бала үсә. Шанлы сугыш башланганда кызга 9 яшь кенә була. Бер-бер артлы сугышка Фәттахетдин, Әкмәлетдин, Мәслахетдин абыйлары алына. Олауларда армиягә, фронтка киткән агаларын әле дә хәтерли ул. Колхоз, хуҗалык эше яшүсмерләр кулына калган шанлы еллар... Иң аянычы шул: Шакировлар өч улларының да батырларча һәлак булды дигән шомлы хәбәрен ала. Нишлисең, кара мөһерле хат шулай һәр йортка килә, хәвефкә сала тора.
Сугыштан соң тагын да авыр еллар. Авылга сугышчы ир-егетләр кайта башлый. Бала-чага чыр-чу килеп аларны каршы ала, яшүсмер кыз Гыйзденисаның исә каршыларга абыйлары юк. Шулай да Шакировларны искәрмәстән сөенечле вакыйга көтә.
-Әле дә хәтеремдә - Ялантау дигән биек таудан биштәр аскан бер солдат төшә. Тауның итәгенә җитәрәк кызулады да миңа кул изәде ул, -дип искә ала Гыйздениса әби. - Солдат башта ишегалдына, аннан өйгә узды.
Гыйздениса исә аны шактый танымыйча кем керде икән дип басып тора. Үле хәбәре килгән өлкән улы Фәттахетдинне күрүгә, әнисе Шәмсениса һуштан язып егыла.
Фәттахетдин биек таудан төшкәндә нинди генә хисләр кичермәгәндер... Башта ул армия сафларына алына, сугыш башланып, сугыш һәм тоткынлыкның ачы газабын шактый татый.
-Ул көнге шатлыклы мизгелне онытасым юк. Абый кайткач, әти-әнидә яшәүгә өмет уянды, -ди Гыйздениса әби.
Ел арты ел уза. Гыйздениса күрше Кәдек авылы егете Зөфәр белән гаилә кора. Гаилә башлыгы - Чапаев исемендәге колхозның алдынгы механизаторы, Гыйздениса исә алдынгы терлекче булып хезмәт куя. Җәен Миңнехуҗиннар 6-7 гектар чөгендер эшкәртә. Ул елларда көзен чөгендерне заводка үзеңә тапшырырга туры килә. Чималны җыйнау салкын кышка кадәр дәвам итә.
-Каткан чөгендер өемнәрен лом белән ватып, уңышны машиналарга төядек. Ярый кул арасына керергә балалар булды, ялгызың гына бу эшне башкарып чыгу мөмкин булмас иде, -дип искә ала ул елларны Гыйздениса әби.
Чөгендерне күп балалы гаиләләр белән ярыша-ярыша эшли торган булалар. Кышын исә фермада бозау карыйлар.
Эшкә тырыш Миңнехуҗиннар мул-җитеш тормышта яши. Ул-кызлары мәктәпне тәмамлап, тормышта үз урыннарын табалар. Алар да үзләре кебек уңганнар.
-Хезмәт яратып үскәнгәдер, безне бер эш тә куркытмый, әти-әни кебек аны җаваплылык тоеп башкарабыз, –ди балалары.
Зөлфәт әтисе кебек техникага хирыс була. Гөлнуры - мәктәптә, Тәслимә исә шәфкать туташы булып эшли, Фәйрүзәсе сәүдә өлкәсен үз итә. Төпчек кызлары Сиринә район мәдәният идарәсе каршында автоклубны җитәкли.
Миңнехуҗиннар лаеклы ялга чыккач та, шактый еллар колхозда хезмәт куя. Гомер көзенә кергәч, Иске Зәйгә килеп төпләнәләр. Гыйздениса әби –диндар, намазын укый, бистәдә берара абыстай вазифасын башкара. Ире, улы үлеме кайгысыннан аны догалары аралый. Йорты кешедән өзелми, үткән-сүткәннәр, авылдашлар керүгә, табынында һәрчак чәе әзер аның. Йорты-ихатасы һәрвакыт чиста, караулы.
Бала-оныклары гына түгел, ишегалды да Гыйздениса әби барлыгын тоеп тора...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: