Зәй офыклары

Илзирә Гайнуллина: Әтиемне сагынып яшим

Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан “Зәй офыклары” газетасына сугышчылар һәм сугыш темасына язмалар килү дәвам итә.

Чаллы шәһәрендә яшәүче Илзирә Гайнуллина Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган әтисе турында шигырь юллары юллаган.
Илзирә Гайнуллина тумышы белән Иске Зәй бистәсеннән шактый ерак булмаган Яңа Мәлем авылыннан. Әтисе Сабир Гайнуллин исә Югары Мәлем авылыннан булган. Ул сугышка 1942 елда алына.


- Әтием фронтка Зәйнең танылган укытучысы Тихон Никитинның әтисе белән бергә ат олауларында китә. Аяныч, алар икесе дә яу кырында башларын салалар. 1943 елда гаиләбезгә аның һәлак булуы турында кара мөһерле хат килә, -ди Илзирә ханым Гайнуллина.


Шул рәвешле шанлы сугыш бер генә гаиләне дә читләп узмый. Илзирә әтисез үсә, гомере буе әтиле кешеләргә кызыгып, аның каберен табу хыялы белән яши. Аның бу хыялын тормышка ашыруда Чаллы эзтабарлары булыша.
- Әле дә хәтерлим, бу хәбәрне мин эзтабарлардан Бөек Җиңүнең 50 еллыгы алды көннәрендә алдым. Аларга бик зур рәхмәтлемен. Һәм мин озак уйламыйча аның каберенә барырга уйладым, -ди Илзирә Гайнуллина.


Әтисе Сабир Гайнуллин күмелгән каберлек Новгород өлкәсенең Старая Русса шәһәрендә була. Илзирә ханым әтисе каберлегенә барып, аны зират кылып кайта. Аннан алган тәэсирләр аны гомере буе озата бара.


-Әтиемне хәтерләмәсәм дә, аны сагынып, көтеп яшәдем, -ди Илзирә апа.
Сабир Гайнуллинның һәлак булуы турындагы язма Хәтер китабында урын алган. Аның сугышчан юлы кара тышлы китаптагы ике юлга сыйган.

Фото гаилә архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: