Зәй офыклары

Имәнлебашта яшәүче Әхмәтҗановларның йорт аллары гөл-чәчәккә күмелгән

Табигый ташлардан клумбалар ясалып, аларда нинди генә композицияләр куелмаган?!

Югары Шепкә җирлегенә караган Имәнлебаш авылында яшәүче Әхмәтҗановларның йорт аллары көзен дә гөл-чәчәкләрдән келпеп тора. Рәт-рәт төрле төсле петунияләр, канналар, бәрхет гөлләре дисеңме. Табигый ташлардан клумбалар ясалып, аларда нинди генә композицияләр куелмаган?!
Әлеге йорт алдыннан узучылар кәефе күтәрелә, күңелне рәхәтлек хисе били. Матурлык дөньяны коткара, дип юкка әйтмиләр шул.

Фотолар Әхмәтҗановларың шәхси архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: