Зәй офыклары

Инфекционист коронавирус пандемиясенең тагын бер ел дәвам итәчәген белдерде

Ел саен вакцинация үткән очракта, гадәти тормышка әйләнеп кайтырга мөмкин, ди табиб.

Covid-19 пандемиясе тагын ким дигәндә бер ел дәвам итәчәк. Бу хакта РИА Новостига табиб-инфекционист Евгений Тимаков белдерде, дип яза "Татар-информ" МА.

Аның сүзләренчә, төгәл фаразлар өчен вирусның мутацияләнәме, юкмы икәнен белү кирәк. Әгәр мутацтяләнсә, ни дәрәҗәдә үзгәрүен һәм адаптацияләнүен аңларга кирәк.

Коронавирустан Pfizer вакцинасы җитештерүче компания башлыгы Альберт Бурла ел саен вакцинация үткән очракта, гадәти тормышка әйләнеп кайтырга мөмкин дип белдерә. 

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: