Зәй офыклары

Инвалидлар декадасы башлана

Зәйдә сукырлар җәмгыяте оешуга өч дистә елга якын, шул дәвердә ул күпме кешеләрне үз канат астына алып, аларга һәртөрле ярдәм күрсәтә, киңәш-табыш итешә.

Бүгенге көндә Зәйнең сукырлар җәмгыятендә 250 кеше исәптә тора. Шуларның 5се - балалар. Җәмгыять белән 24 ел  инде Мария Костюченко җитәкчелек итә.  Әлеге җәмгыятьнең сәркатибе Любовь Герасимованың  да биредә эшләвенә 5 ел булган. Алар җәмгыять эше белән янып яшиләр, шуңа да әлеге иҗтимагый оешма эшчәнлеге республикада да мәгълүм.  Ә кеше белән эшләү җиңелләрдән түгел: проблемаларны хәл итәргә, кемгәдер булышырга химаяче табарга кирәк. Җәмгыять җитәкчелеге әйтүенчә, район, социаль яклау бүлеге җитәкчелеге әлеге контингент кешеләрне колачлаган оешмага  игътибарлы, гозерләр-үтенечләргә колак салына икән. Бу уңайдан иңгә-иң торып эшләү – бүгенге вазгыять.

-Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә белән иңгә-иң торып эшлибез, безнең өчен еш мавыктыргыч ял чаралары әзерли алар. Бер дә җиксенмичә һәрвакыт ачык йөз белән каршылыйлар, күңелне күреп, ял иттерәләр. Җылы мөгамәлә, җылы сүз җан азыгы бит, китапханәчеләр күз күрүендә проблема булган күренекле кешеләр иҗаты һәм тормыш юллары белән таныштыралар. Чараларда еш Әнисә Шәфиева, Имәнлебаш  авылыннан  Нәкыя Шаһиева, Югары Баграждан Елена Тукмачева һәм башкалар үз иҗатлары белән анда катнашучыларны сөендерә. Мин үзем дә шәхсән шигырьләремне укыйм,  форсаттан файдаланып, җәмгыять эшчәнлеге һәм аның әгъзалары, уңышлар, борчыган проблемалар, алда торган эш-гамәлләр турында сөйлим. Игътибардан алдагы рәисләр, актив булган җәмгыять әгъзалары да читтә калмый. Чара исә  аралашу, фикерләшү белән чәй өстәле артында дәвам итә. Без бу очрашуларны көтеп алабыз, чаралар оештыруда булышлык иткәннәре өчен китапханәчеләргә рәхмәтлебез. Бирегә килсәк, барлык борчулар онытыла. Пандемия шаукымы сәбәпле, әлеге чараларны уздыру чикләнде. Ничек кенә булмасын күңелне төшерергә тырышмыйбыз, - ди Мария Костюченко.

Быел җәен башкалабыз Казанда тантаналы төстә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең 100 еллыгы билгеләп үтелде. Шунысы игътибарга лаек, әлеге тантанада Зәй сукырлар җәмгыяте әгъзалары да зур сәхнәләрдә хөрмәтләнде.

Бу уңайдан “Тарих битләре” дип исемләнгән басма да басылды. Әлеге китапта районыбыз сукырлар җәмгыяте  эшчәнлеге  уңай яктан бәян ителгән.

-Без җәмгыять әгъзалары проблемалары белән яшибез, аларга тернәкләндерүдә булышабыз, борчуларын хәл итәбез, заман афәтләре, мошенниклардан саклану кирәклеген искәртеп торабыз, нәтиҗәсе бар, кырыгалдарлар ятьмәсенә эләгүчеләр юк, –ди Мария Костюченко.

Шул рәвешле, рәис  җәмгыятьнең һәр әгъзасын күз уңында тота.

- Җәмгыять җитәкчеләренең барысына да рәхмәтлебез, хәзер ничә ел инде Мария Филипповна кайгыртуында яшибез. Ул күп авырулар кичергәнгәдер, бик кешелекле, ярдәмчел. Аның тиздән 65  еллык юбилее да, рәисебезгә  исәнлек, иминлек телибез, - ди Нәкыя Шаһиева.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: